Мамадыш районының Дүсмәт авылында яшәүче Александра һәм Айдар Миңнехановлар бер бакча кабак үстергән. Үзләре әйтүенчә, узган ел әле күбрәк тә уңыш алган булганнар.
– Быел өй янындагы бакчага гына утырттык. Калган елларны басуда үстердек. Кабаклар бик эре түгел. Елына күрә, ярыйсы. Уртача гына, – ди Александра. – Маллар күп тотабыз. Сыерлар да, атлар да, үгезләр дә, сарыклар да кабак ярата. Аннары ите дә тәмле була. Шул сыерларның тәмле итеп, кызыктырып ашавын күргәч, үзебезгә дә ризыклар әзерлим. Кышка турап алып куйсам, сезонында дөге белән пешерәм, итле бәрәңгегә дә кушам, гөбәдиягә дә турап салам. Бик тәмле була. Башкаларга да кабак ашарга киңәш итәм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез