Газетага язылу

Кадрлар документ әйләнеше өчен MAXны куллану буенча закон проекты әзерләнә

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында электрон кадрлар әйләнеше өчен Max милли мессенджерын кулланырга мөмкинлек бирә торган закон проектын эшли.

Тиешле мәгълүматны ведомство матбугат хезмәтендә расладылар, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Сүз нәкъ менә үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында бара, ә бурыч турында түгел", - дип ассызыкладылар министрлыкта.

Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, төзәтмәләр кабул ителгән очракта мессенджерны, мәсәлән, эш бирүчедән белешмәләр һәм документлар соратканда, отпусклар графигын килештерү яки чираттагы ялга гаризалар җибәрү өчен кулланырга мөмкин булачак.

Шул ук вакытта ведомствода РФ Хезмәт кодексында каралган хезмәткәр һәм эш бирүче арасында үзара хезмәттәшлекнең билгеләнгән ысулларын үзгәртергә җыенмавын белдерделәр. Моңа бәйле рәвештә Хезмәт министрлыгында электрон кадрлар документ әйләнеше ярдәмендә мондый хезмәттәшлекне эштә эчке мәгълүмат системасы аша яки «Россиядә эш» цифрлы платформасы аша (аерым алганда, федераль дәүләт хезмәтләре порталын кулланып) оештырырга мөмкин булуын искәрттеләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре