Татарстанда ел башыннан “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Максаты – икътисадның кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерү.
Илкүләм проект составына 4 федераль проект: “Хезмәт базары белән идарә итү”, “Хезмәт базары өчен мәгариф”, “Мәшгульлеккә ярдәм итү буенча актив чаралар” һәм “Хезмәт кешесе” проектлары кертелгән. Аларның барысы да тотрыклы икътисад, кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм тормышын яхшырту, гаиләгә ярдәм итү кебек илкүләм максатларга ирешүгә әйләндерелгән.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова әйтүенчә, “Кадрлар” илкүләм проекты кысасында мәшгульлек хезмәтләрен комплекслы яңарту дәвам иттерелә. Инде быел ук республиканың барлык мәшгульлек үзәкләре бердәм стандартларга, кешеләр, шулай ук эш бирүчеләр белән эшләүнең уртак форматына китереләчәк. “Эчке хезмәт мигарциясен үстерү программаларын гамәлгә ашыру башка төбәкләрдән белгечләр (шул исәптән икътисадның өстенлекле юнәлешләрендә зур проектларга) җәлеп итәргә ниятләүче оешмаларга адреслы ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк. Ә инде эшләрен алыштырырга ниятләүче яки өстәмә һөнәр алырга теләүчеләрнең кайбер категорияләре өчен һөнәргә өйрәтүне оештыру буенча яңа алымнар гамәлгә кертелә”, – дип басым ясап әйткән Таҗетдинова.
Министр урынбасары шулай ук илкүләм проект кысасында инвалидларны эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелүен әйтеп үткән. Инвалидларны эшкә урнаштыру белән кызыксынган эш бирүчеләргә махсус эш урыннарын җиһазлау чыгымнары субсидияләнә: 1 яки II группа инвалидны эшкә алган очракта 200 мең сум түләнелә.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә яңа илкүләм проектлар тормышка ашырыла башлады. Алар асылда барлык өлкәләргә кагыла. Быел Татарстанда шуның 12се: “Гаилә”, “Яшьләр һәм балалар”, “Озын һәм актив тормыш”, “Тормыш өчен инфраструктура”, “Экологик иминлек”, “Кадрлар”, “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад”, “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү”, “Туризм һәм кунакчыллык”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтне цифрлы үстерү-үзгәртү” һәм “Пилотсыз авиация системалары” гамәлгә ашырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез