Кадрлар үзәге 100дән артык СВОда катнашучыга һәм аларның гаиләләренә эш табарга ярдәм иткән

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләре әгъзаларын эшкә урнаштыруга ярдәм итү эше актив төстә алып барыла. Кадрлар үзәге тырышлыгы белән шушы категориягә керүче 106дан артыграк кеше күңеленә хуш килгән эш табуга ирешкән инде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 70 проценттан артыграгы эшле булган, дигән сүз бу.

Үзәк консультантлары мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсына, тәҗрибәсе һәм максатларыннан чыгып, эшкә урнашу буенча индивидуаль планнар эшли. Белгечләр, резюме тутыру һәм вакансияләр сайлауга булышудан тыш, психологик ярдәм итә һәм һөнәргә өйрәтүне оештыра.

СВОда катнашучыларны эшкә алучылар өчен эш урынын җайлаштыру һәм уңайлы хезмәт шартлары тудыруга юнәлдерелгән субсидия бирелә. Программада төбәкнең 60тан артыграк оешмасы һәм предприятиесе катнашкан инде. Асылда бу – сәнәгать, мәгариф, сәламәтлек саклау, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре. Эшкә урнашучылар эшче, техник һәм административ вазыйфаларны башкара. СВОда катнашкан өч кеше үз эшен ачкан.

Хәзерге вакытта 27 кеше программист, ясалма акылны гамәлгә кертү белгече, логист, электр белән эретеп ябыштыручы, йөртүче кебек ихтыяҗ зур булган белгечлекләргә өйрәнә.
Татарстанда “Работа России” порталында 46 меңнән артыграк вакансия булдырылган. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, шул исәптән, квоталы эш урыннарына урнашканда субсидияләрдән файдаланырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре