Кадыйм Нуруллин: «Яңа сезонда 200дән артык концерт көтелә»

21 августта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 89 сезоны ачылачак. Аны Илһам Шакиров премиясе лауреатлары катнашындагы «Илһамлы фестиваль» концерты белән башлап җибәрәчәкләр.

Яңа сезонда 36 жанрдагы 200дән артык концерт көтелә. Башка еллардан аермалы буларак, быел билетлар онлайн сатканнар. Беренче ике көндә саткан билетлар бәясе 5 миллион сумнан узып киткән. Моннан тыш, чит төбәкләргә, чит илләргә зур гастрольләр көтелә.

«Бездә «сезон ачылу һәм ябылу» дигән әйбер очраклылык кына, чөнки кайсыдыр коллектив ялга китә, ә икенчесе эшләп кала. Шуңа күрә филармониянең туктап торганы юк, филармония 24 сәгать буена эшли торган оешмаларның берсе. Бөтен коллектив белән бер гаилә булып яшибез. Бер генә залыбыз булса да, бер-беребезне кысрыкламыйбыз. Урын да, вакыт та җитә. Бүген сорасалар, концертларны куя алабыз. Безнең бер ел алга һәрбер концертыбыз әзер», – диде Филармония директоры Кадыйм Нуруллин. Якын киләчәктә филармониягә ремонт ясау планлаштырылганын да хәбәр итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре