Кәгазь документларны пластикка алыштырырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая юстиция министры Константин Чуйченкога туу турындагы таныклыкларның һәм гражданлык хәле актларын теркәү турындагы башка документларның дизайнын яңадан карау үтенече белән мөрәҗәгать юллады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Буцкая документларның хәзерге кәгазь формаларын, аларның тузу ихтималын киметү һәм саклауны гадиләштерү өчен, СНИЛСка охшаш ныклырак пластик карточкаларга алыштырырга тәкъдим итте.

Депутат сүзләренчә, бу туу турында таныклыклар өчен аеруча актуаль, алар баланың шәхесен раслау өчен 14 яшьтә паспорт алганчыга кадәр кулланыла. Буцкая фикеренчә, хәзерге формат еш файдалану өчен исәпләнмәгән, шуның аркасында таныклык тиз таушала, гаиләләр өчен авырлыклар тудыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре