Хәрби хезмәткәрләр, хәрби пенсионер һәм аларның гаилә әгъзалары билгеле бер шартларда: әйтик, командировкага яки чираттагы ялга шәхси транспортта барганда юл чыгымнарын каплый алачак. Бу җәһәттән Хөкүмәт карарына кул куелган.
Моңа кадәр хәрбиләр һәм пенсионерлар поезд яки самолетта барган өчен генә компенсация алу хокукына ия булган. Хәзер исә шәхси автомобильдән файдаланган өчен дә шундый ук өстенлек күздә тотыла. Эчке эшләр, Оборона министрлыкларында һәм хәрби хезмәт каралган башка дәүләт хакимияте органнарында шундый тәртип билгеләнәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез