Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итеп, кыска вакытлы ялга кайткан Хуҗа Хәсән авылыннан педагог Александр Губеев белән эш кабинетында очрашкан. Бу хакта "Кайбыч таңнары" яза.
Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Александрның хатыны Вероника катнашты.
Альберт Илгизәрович аңардан Украинадагы вакыйгалар, яшәү шартлары турында сорашты, үз-үзен саклавын, җиңү белән исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуын теләде.
Александр Губеев 2023 елның 8 августында, үз теләге белән контракт төзеп, хәрби операция зонасына киткән. Ялга әле беренче тапкыр гына кайтуы. Ул Луганск өлкәсендә машина йөртә.10 июньдә үз частенә кайтып җитәргә тиеш.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез