Бу көннәрдә Татарстанда Скандинавиядән үтеп кергән антициклон хөкем сөрә. Явым-төшем юк диярлек. Төнге сәгатьләрдә урыны белән -5 градуска кадәр суыта.
Көндез һава температурасы әкренләп артачак. Чәршәмбе – 15 майда +10...+15 градус, пәнҗешәмбе – 16 майда +15...+20 градуска кадәр.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә – 17-18 майда көндез һава температурасы +15....+20 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +4...+9 градус көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк.
Сүз уңаеннан, айның беренче декадасында республикада тәүлеклек уртача температура нормадан 7-11 градуска түбәнрәк тәшкил иткән. 1999 һәм 2000 нче елларда май аеның беренче яртысында шулай суык булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез