Кайгы белән танышмый, шатлыкны танып булмый. Яман шеш белән авыручылар язмышы

Рак авыруы, яман шеш, «өч хәреф»... Ничек кенә атамый аны халык. Бүген яман шеш авырулары статистикасы чәчләр үрә торырлык саннар китерә. Татарстанда 127 509 кеше онкологик авырулардан интегә. 2024 елда гына да яман шеш авыруының яңа 19 452 очрагы теркәлгән. Бу төр авырулар күрсәткече 2023 ел белән чагыштырганда 7,3 процентка арткан. Иң киң таралганнары юан эчәк, күкрәк бизе, җенес органнары, үпкә, ашказаны.

Казанда «Без бергә – Мы вместе» яман шеш белән авыручылар җәмгыяте эшли. Әлеге оешма әгъзалары мондый диагноз белән дә тулы канлы тормыш алып барырга мөмкин булуны күрсәтергә тырыша. Проектны оештыручы – Юлия Ивашкевич. 2015 елда аның үзенә дә әлеге куркыныч диагнозны куялар.

– Операциядән соң мин үземнең уйларым белән ялгыз калдым. Кайчан химия терапиясе башланачагын, ничә курс булачагын белмәдем. Нәкъ шул вакытта миндә «Без бергә» проекты идеясе туды. Чөнки минем кебек билгесезлектә калган кешеләргә ярдәм итәсем килде. Әйе, интернетта мәгълүмат күп, ләкин алар һич тә күңелне күтәрерлек түгел. Шулай итеп 2016 елның февралендә «Без бергә» проекты эшли башлады, – дип сөйли Юлия Ивашкевич.

9 ел эчендә төркемгә кушылучылар саны елдан-ел арта гына. Әлеге оешмадагы дәресләр һәм мастер-класслар беренче чиратта бу куркыныч диагноз белән очрашкан һәркемгә тормышның дәвам итүен, бик күп кызыклы әйберләр барлыгын һәм боларның барысы да авырудан игътибарны читкә юнәлтергә ярдәм итүен күрсәтүне күздә тота.

Оешмада катнашучылар атнага берничә тапкыр йога, рәсем, бию, вокал белән шөгыльләнә, төрле мастер-классларга йөри, үзләренә киемнәр тегәргә өйрәнә һәм боларның барысы да бушлай. Күп кенә дәресләрне алар үз көчләре белән оештыра. Мәсәлән, бу атнада Казанда «Онкофеи» своп-маркет узды. Биредә катнашучылар бушлай кием, аяк киеме, аксессуарлар, шулай ук дәваланганнан соң кирәк булган махсуслаштырылган товарлар сайлап ала алды. Чарада профессиональ стилистлар, визажистлар, чәчтарашлар һәм фотографлар эшләде, алар хатын-кызларга яңа образ тудырырга һәм үз-үзләренә ышанычны кайтарырга ярдәм итте. Своп-маркет – матди ярдәм күрсәтү генә түгел, ә һәр хатын-кызга үзен матур, гүзәл зат һәм көчле итеп хис итәргә мөмкинлек бирә торган чара.

Адәм баласы гомер буе каядыр чаба, барысына да өлгерәм, дип яши. Ләкин авырый башлаганнан соң гына һәр минутның кадерен белеп калырга тырыша. 7 ел элек, 67 яшендә, пневмониядән соң хәлсезлектән интеккән Гөләндәм Хөсәинова да, мине тикшерегез дип, табибларга үзе мөрәҗәгать итә. УЗИ үткәргән ханым аңа, тиз арада онкологларга барырга кирәк, дип киңәш бирә. «Мин аңа авыруымны башлангыч чорда ук күреп алуына шулкадәр рәхмәтлемен», – ди Гөләндәм ханым. Аның сүзләренә караганда, «Яман шеш» диагнозы белән очрашкан һәркем барлык стадияләрне үтәргә мәҗбүр: котылгысыз инкарь итүдән алып кабул итүгә кадәр. Әмма фикердәшләр белән берләшү авыруны тизрәк кабул итәргә, үзеңне позитив уйлауга көйләргә ярдәм итә. «Без бергә» проекты турында ул ике ел элек танышларыннан белеп ала.

– Биредә минем яңа тормыш башланды. Татар хатын-кызлары бар әйбердән шикләнә, авыруын яшерергә тырыша. Ә монда без бер-беребез белән аралашып, ялгыз түгел икәнебезне аңлыйбыз. Мин үзем вокал дәресләренә йөрим, сәгать ярымлык дәрестән мин бер атнага җитәрлек энергия алып кайтам. Вокал дәресеннән безне үзе дә яман шеш авыруын кичергән Альбина Латыйпова укыта, – ди Гөләндәм ханым. Моннан тыш, ул тегү түгәрәген дә үз итә икән. – Стилистларыбыз Валерия белән Илсөя безне ярты сүздән аңлый. Алардан мин яхшы энергия туплыйм, сабыр булырга өйрәнәм. Гомумән, бу төркемдәге хатын-кызлар белән аралаша башлаганнан соң, минем күп кенә әйберләргә карашым үзгәрде. Әлбәттә, эчтә курку бар, ләкин мин авыруым белән ялгыз түгел. Вокалга йөрү, үземә күлмәк тегү, бизәнергә өйрәнү, көн дә матур булу минем тормыш рәвешемә әйләнеп бара. Өйдә елап утыру артта калды. Минем балаларым да бу төркемгә йөрүмә шатланып бетә алмыйлар.

Гөләндәм Хөсәинова беренче тапкыр куркыныч диагнозны ишетүче хатын-кызларны төшенкелеккә бирелмәскә чакыра, медицина алга бара, даруын да, кирәкле дәваны да табып була, һәр көнегез өчен көрәшегез, дип киңәш итә.

Ә 2015 елда яман шеш диагнозы куелган Гөлсинә Нотфуллина исә «Без бергә» төркеменә беренчеләрдән булып килеп кушыла. Төркем турында хастаханәдә ишетә. Мине дә төркемгә кертегез дип, Юлия Ивашкевичка мөрәҗәгать итә.

– Ул вакытта әле без рәсем ясау һәм йога белән генә шөгыльләнә идек. Төркемгә килгән һәр кеше яңа шөгыль тәкъдим итә һәм безне өйрәтә. Мин хәзер чигәм дә, тегәм дә, рәсем дә ясыйм, җырлыйм да. Бар яктан камилләшәм. Атнаның алты көне минем төркемдәге кызлар белән аралашып уза, – ди Гөлсинә ханым. – Хатын-кыз – энергия чыганагы. Иҗат белән шөгыльләнеп, мин энергия туплыйм, шул энергиямне якыннарыма бирәм. Бирегә йөри башлаганнан соң, гомумән авыруым турында белгән көннән алып, тормышка карашым үзгәрде. Әйләнә-тирәдәге матурлыкны да күрә белмәгәнмен икән дигән нәтиҗәгә килдем. Мин хәзер ашыкмыйм, һәр көнемнән ләззәт алам.

Алар үзләре генә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп калмый, ә хастаханәләргә барып онкология бүлекләрендә дәваланучылар каршында концерт та куя.

– Операция ясаткан, химия терапиясе алган хатын-кызларга үз мисалыбызда тормыш дәвам итүен күрсәтәбез. Әлбәттә, һәр кеше авыруны үзенчә кабул итә һәм кичерә. Ләкин яшәү өчен көрәшергә кирәк, төшенкелеккә бирелеп утырырга ярамый, – дигән фикердә тора Гөлсинә Нотфуллина.

Бүгенгә «Без бергә» проектының филиаллары Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрендә һәм Мари Эл Республикасында эшләп килә. Проект авторы Юлия Ивашкевич: «Без үз эшчәнлегебезне төбәкләргә һәм башка шәһәрләргә киңәйтергә телибез. Рактан оялырга кирәкми. Аны кабул итәргә һәм тормышка карашны үзгәртеп, һәр туган көнгә куанып яшәргә кирәк», – дип саный.

Шуны онытмасак иде: авыруны башлангыч стадиясендә ачыклау ракны җиңәргә ярдәм итә. Хәзер моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Диспансеризация программасы ракны башлангыч стадиясендә ачыкларга булыша. Бары сырхауханәгә вакытында килеп, тикшеренү үтәргә генә кирәк.

Гөлнар Галимова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре