Газетага язылу

Кайгы бүләк итү: питбайклы яшүсмерләрне ничек сакларга?

Башлана башлады. Кар астыннан җир чыгуга, шәһәр читендәге бистәләрдә, авылларда яшәүче үсмерләр питбайкларына менеп атлана.

Кайгы бүләк итү: питбайклы яшүсмерләрне ничек сакларга?

Үкереп торган мотор тавышына кан уйнап торган яшьлек кушылса, арбаларына бәла-казаның да менеп утырасын көт тә тор. 15 мартта Казанда 15 яшьлек яшүсмер идарә иткән питбайк «Хавал» автомобиле белән бәрелешкән... Штрафлар гына коткармый, катгый чаралар кирәк. Әмма үсмерләрне алай гына тыеп булырмы?

Улым берәү генә

«Питбайк сатам». Биектау районындагы Шигали бистәсендә яшәүче Ринат Әхмәтҗанов ике ел элек кенә алган «тимер ат»ын сатарга куйган.

– Яшерен-батырын түгел, улыбызның 14 яшенә алдым мин аны. Инде 12 яшьтән бирле сорый иде. Әнисе бик каршы булгач, гел кичектереп килдем. Әмма үзем дә кайчандыр үсмер идем бит. Яшь чакта авылда «Минск» мотоциклында йөрдем. Анысы да әнинең энесеннән калган, ничә сүтеп җыйган матай инде, – дип сөйли Ринат. – Чаба торган мондый питбайкка улыбыз түгел, эчтән генә үзем дә кызыгып йөрдем. Алгач та, иң беренче үзем утырып, урманга кереп киттем. Кичен эштән кайткач та бер җилләнеп керәм. «Үзеңә алдыңмы әллә?» – дип көлә хатын. Үземә, ахрысы. Урманда агач тамырына эләгеп бер ауганнан соң малайга анда йөрүне тыйдым. Әле бераз тәҗрибәле мин дә аугач, аңа нәрсә буласын кем белә. Улым берәү генә...

Ә урамда йөрүне исә улларына бөтенләй тыялар. Питбайкта, квадроциклларда юл һәлакәтенә очраган кешеләр турында ишетеп торганнан соң, йөртү таныклыгы да булмаган балаңны нинди йөрәк белән машина юлына чыгарып җибәрергә кирәк? Ишегалдында гына йөрү йөрүмени инде ул дип, уллары үзе үк матайны сатып, яхшы велосипед алуны сорый.

Һәр гаилә шулай җаваплы караса, яхшы булыр иде дә. Рәсми мәгълүматлар әледән-әле фаҗигале хәлләр турында искәртеп тора. Язгы чор башлануга, питбайк, квадроцикл, мотоциклларда йөрүнең хәтәрлеген искә төшерү артык булмас. Олылар, тәҗрибәле машина йөртүчеләр өчен уйлап табылган мототранспортны үсмерләр иярләсә, җимерелгән язмышларга, имгәнүгә, ачы күз яшьләренә китереп җиткерү куркынычы зур.

Узган елгы вакыйгаларга күз салыйк. Апрельдә Питрәч районында 15 яшьлек кыз энесе белән бергә квадроциклга утырып машиналар йөри торган зур юлга чыга һәм «Шкода» автомобиле белән бәрелешә. Кыз имгәнә, 12 яшьлек энесе вафат була. Октябрьдә Баулы районында 9 яшьлек бала квадроцикл белән ава. Аның артында утырып барган 7 яшьлек энесе урында ук һәлак була. Гаилә өчен – төзәтеп булмаслык фаҗига. Исән калган баланың яралары төзәлсә дә, бертуганын харап итү гаебе гомер буе җөйләнмәслек яра булачак.

2025 елда Татарстанда балалар катнашында мототранспортта 58 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 2 бала һәлак булган, 62 се зыян күргән.

Яңача кисәтү

Фаҗигагә китергән очракны күрәбез дә, үзебез – олылар сатып алган үлем бит бу, дип борчылабыз. Кем белән булса да, минем балага кагылмас, дип уйлый күпләр. Кеше йөрмәгән тыкрыктан, урман юлыннан, басудан гына җилдереп кайта да урынына кертеп куя, имеш. Әмма өендә питбайк торган үсмер әти-әнисе күрмәгәндә, өйдә булмаганда, үзе генә йә дуслары белән утырып юлга чыгып китмәс, башсызлыгы һәлакәткә китермәс, дип кем кистереп әйтә ала? Мототранспортка гына да кагылмый бу кисәтүләр. Август аенда Спас районында 15 яшьлек үсмер бабасының машина ачкычын алып, рульгә утыра. Машина каплана, малай шунда ук җан бирә. Яшь чакта төнлә әтиләрнең машинасын рөхсәтсез гараждан алып чыгып киткән чакларны искә төшерегез...

– Ел башыннан республикада балалар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 84 очрагы ачыкланды. Административ хокук бозулар турында 12 эш кузгатылды, аларның санкциясе 500 сумнан алып 2000 сумга кадәр штраф салуны күздә тота, – дип хәбәр итә Татарстан буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге башлыгы урынбасары Рушан Шакиров. – Материаллар шулай ук балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләренә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә юллана.

Якынча 100 мең сумга төшкән кадерле питбайк белән бер бизмәнгә салып була торган җаваплылык янамаганда, 2000 сум штраф белән генә куркытулар, ай-һай...

Катгый чаралар көттермәде үзе: хокук саклау органнары яңача җаваплылыкка тарта башлады. Питбайкка утырган үсмер һәлакәткә очрап, бу фаҗигадә зур зыян күрүчеләр булса, аның әти-әнисен җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр. Россия Җинаять кодексының «Балигъ булмаган баланы тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү» 151.2 маддәсе инде башка төбәкләрдә кулланыла икән. Аның санкцияләре исә әти-әнине өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне күздә тота. Беренче таякның авыр башы Кайбыч районында яшәүче гаиләгә төшәргә мөмкин. Татарстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, 2024 елда әтисе 14 яшьлек улына мопед бүләк иткән була. Узган елның җәендә үсмер егет энесе белән юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Ике бала да сәламәтлегенә авыр зыян ала. Улларын шундый хәлгә дучар иткән өчен әтиләренә карата җинаять эше ачыла. Аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм итү яный. Бер мопед аркасында гаиләгә никадәр сынау килә! Эш судка җибәрелгән...

Чагыштыру өчен: 2024 елда Казандагы ашыгыч хезмәтләргә питбайкларга бәйле очраклар турында – 169, ә 2025 елда 409 хәбәр килгән. Апрель башына ашыгыч хезмәтләр инде 17 мөрәҗәгать кабул иткән, шуның икесе аварияләргә бәйле.

Тыюдан тыеласы

«Дарекс мото» кибете хуҗасы, питбайклар, велосипедлар сатып кәсеп итүче эшмәкәр Илнар Сабиров яңа санкцияләрне хуплый. Сатуга зыяны булу-булмау бөтенләй мөһим түгел, балалар иминлеге беренче урында, ди.

– Питбайкларны ешрак үсмерләрнең әти-әниләре, абыйлары, бабайлары ала. Алдан ук, кемгә һәм нинди максат белән аласыз, дип кызыксынабыз. Питбайкны сайлаганда мөһим бу. Сатып алганда барысы да, урманда, басуда, махсус спорт юллары өчен, дип ала. Берсе дә, урамда йөрү максатыннан, дими. Үсмерләрне тыеп булмый, аларга альтернатива, ягъни башка куркынычсыз юлны күрсәтергә кирәк, – дип киңәш итә Илнар Сабиров. – Урамда йөрүгә караганда спорт мәйданында күпкә яхшырак икәнен аңлатыр өчен узган ел дустым, җырчы Нурминский белән Балтач районында Мотосабантуй уздырдык. Питбайкта куркынычсыз йөрергә өйрәтәбез, дисәк, 100 кеше җыелыр иде микән? Шуның өчен бәйрәм, шоу, тамаша ясап җәлеп иттек. Ике мотомәктәп остазлары көне буе балаларны куркынычсыз йөрү кагыйдәләре белән таныштырды, теориясен, закон таләпләрен өйрәттеләр. Ярышлар узды. Күпчелек кеше питбайкта шәһәр үзәгендә түгел, нәкъ менә шәһәр читендә, авылларда йөри. Мондый чаралар районнарда узса яхшырак. Менә хәзер Сербиядә әле без, быелгы Мотосабантуйга Европа спортчыларын алып кайту турында сөйләшәбез. Сербиядә дә бу чараны уздырырга уйлыйбыз. Быел Кытай спортчылары да килә, халыкара форматка чыгабыз. Яшьләрне менә шундый спортка тарту күпкә файдалырак, куркынычсызлык ягыннан да отышлырак булыр иде.

Уенчык түгел. Питбайк – тренировка мәйданчыклары һәм ябык трассалар өчен булдырылган спорт инвентаре. Хыялыгызны (баланыкымы, үзегезнекеме, мөһим түгел) тормышка ашырганда «тимер ат»ның теге ягында нәрсә торганын да истә тотыгыз. Авыртмаган башка тимер таяк булуы бар.

КИСӘТӘБЕЗ!

– Скутер яки мопед белән 16 яшьтән өлкәнрәкләргә «А1» категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә ярый.

– Мотоцикл йөртү өчен 18 яшькә җитәргә һәм «А» категориясенә ия булырга, шулай ук транспорт чарасын иминиятләштерергә кирәк.

– Питбайк, квадроциклларны гомуми файдаланудагы юлларда куллану катгый тыела, алар авыл, шәһәр урамнары буйлап хәрәкәт итү өчен техник таләпләргә һәм куркынычсызлык стандартларына туры килми.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре