Газетага язылу

Кайгыртсаң, борчымый: «Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү атналыгы» башланды

Дөрес тукланабыз, вакытында йоклыйбыз, күбрәк хәрәкәтләнәбез. Теләсә кайсы дәваның нигезендә шушы көндәлек гадәтләр ятканын белсәк тә, табиб сүзләре бер колактан керә дә икенчесеннән чыгып онытыла. Бер эчүдә барлык сызлауларны басарлык дару төймәсе, ни кызганыч, әле дә уйлап табылмады. Аның каравы шул дарулар көненә калмауның иң сыналган, ышанычлы юлы күптән билгеле.

Кайгыртсаң, борчымый:  «Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү атналыгы»  башланды
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы 2026 елның 6–12 апрель көннәрен «Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү атналыгы» дип игълан итте. Ул ел саен 7 апрельдә билгеләп үтә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә бәйле уза.

Совет чорында бөтенсоюз радиосы дулкыннарында көн саен 6.15 сәгатьтә эфирга чыга торган иртәнге гимнастика тапшыруын хәтерлисездер. Ул вакытлар күптән артта калса да, дикторның көр тавышы аудио, видео форматларда интернетның хәтер киштәләрендә әле дә саклана. Советлар Союзы буйлап дистәләгән миллион кеше өчен бу тапшыру сәламәт иртәнең аерылгысыз атрибутына әйләнгән. 15 минутка зур илне берләштергән, уянып, гимнастика ясый башларга мәҗбүр иткән дисциплинаның аерылгысыз өлеше булган ул. Еллар узса да, табиблар фикере әле дә шул. Авыру хәленә калмас өчен, аны булдырмау күпкә җайлырак. Әлеге дә баягы шул без яратмаган, ишетергә теләмәгән, чакырсалар да, ялындырып, барудан баш тарткан диспансеризация, профилактика чаралары сәламәтлек пьедесталының беренче баскычына менә. 

– Төп искәрмә әле дә шул ук: дәүләт тарафыннан тәэмин ителгән бушлай диспансеризацияне вакытында узу бик күп авырулардан, хәтта үлемнән дә саклап кала ала. Максатыбыз – 2030 елга профилактик чараларга кешеләрнең 70 процентын җәлеп итү. Профилактика тикшерүләре узган ел дәвамында   45 000 яңа йөрәк-кан тамырлары системасы авыруын, 1859 яман шешнең яңа очрагын ачыкларга ярдәм итте, – диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев журналистлар белән очрашуда.

Тик менә бу чараларның беренче чиратта кешенең үзенә кирәк булуын әледән-әле дәлилләп, вакытында поликлиникага барырга үгетләп торырга туры килә. Берәүләр, нәрсәгә кирәк ул, ди, икенчеләре уңайлы вакытта башка җирдә акча түләп узарга ниятли. Әмма бары тик диспансеризация нәтиҗәләрен бәяләүче табибның гына пациентларның чагыштырмача куркынычын, шул исәптән киләчәктә йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүен бәяләү инструменты бар. Пациент анкетага җавап бирә, анализлар тапшыра, ә табиб шуларның нәтиҗәләрен кушып, шәхси профилактика программасын төзи. Бу киләчәктә дә пациентның сәламәтлеге какшамасын, начар фаразларга урын калмасын өчен эшләнә, дип, әледән әле искәртеп торсалар да, профилактика чараларын табибларга кирәк кебек кабул итәбез.

Биектау районының Озерный бистәсе ФАПында эшләүче фельдшер Роза Родионова авыл халкын диспансеризациягә әзерли.

– 23 апрельдә башлана ул бездә. Авыл төркеменә игълан бирдек. Теләгән һәр кеше үз яшенә тиешле тикшерүне уза ала. Әле менә күптән түгел генә ревматолог-геронтолог килгән иде. Приемга килүчеләр шактый булды. «Диспансеризацияне узарга кирәк, күп чирләрне башлангыч чорында табарга, йә башланганчы ук булдырмаска ярдәм итә ул тикшерүләр», – дип, барысына да аңлатып торам. Авыл халкына хәрәкәт җитә үзе, менә бакча чорын башларга җиң сызганып әзер торалар. Әмма һәр нәрсәнең чиге бар, эш тә яшенә күрә чамалы булсын. Моның барысын да табиб диспансеризация вакытында бәйнә-бәйнә аңлата, – ди фельдшер.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы исәпләүләре буенча, сәламәт яшәү рәвеше алып барган кеше авыруларсыз яшәү чорын тагын 10–15 елга арттыра. ЗОЖ – модага иярү генә түгел, хроник авырулар куркынычын 80 процентка киметә торган фәнни нигезләнгән алым.

Атнага ким дигәндә 150 минут уртача активлык, йөрү яки йөзү кебек, диабет куркынычын – 40 процентка һәм гипертония куркынычын 20 процентка киметә, дип кисәтә Республиканың җәмәгатьчелек сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге. Аз хәрәкәтләнү Татарстанда яшәүче өлкәннәрнең өчтән бере өчен куркыныч факторы булып калуын исәптә тотып, безнең сәламәтлек сагында торучылар көндәлек тормыштагы гадәтләрне үзгәртергә өнди.

Менә бу мәгълүмат – күпчелегебез хакында. Белеп тору яхшы булыр!

– Росстатның 2025 елгы мәгълүматлары буенча, йод һәм D витамины кытлыгы илдәге халыкның 40–60 процентына кагыла. Бу арыганлыкка һәм иммунитет какшавына китерә. Көненә якынча 400 г яшелчә, җиләк-җимеш ашасагыз, шикәрне 25 граммга, тозны 5 граммга кадәр чикләсәгез, холестерин дәрәҗәсен тотрыклыландыра торган гадәт кертерсез.

– Даими хәрәкәт 2 нче типтагы диабет куркынычын – 40 процентка, депрессия куркынычын 25 процентка киметә. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы саннары буенча, гипертония очракларының 25 проценты озак вакыт утырып эшләүгә, аз хәрәкәтләнүгә бәйле.

– Йокысызлык стресс гормонын 50 процентка арттыра, бу картаюны тизләтә һәм иммунитетны какшата. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп үткәнчә, 1 млрд кеше йокы бозылудан интегә, Россиядә бу тайпылыштан һәр дүртенче кеше азаплана. Сулау күнегүләре борчылуны 20–30 процентка киметә, ди белгечләр. Психик сәламәтлек тә сәламәт яшәү рәвешенең аерылгысыз бер өлеше, чөнки хроник стресс йөрәк авырулары куркынычын ике тапкыр арттыра.

– Тәмәке тарту ел саен 8 млн кешене, алкоголь 3 млн кешене үлемгә китерә. Татарстанда өлкәннәр арасында тәмәкене һәр дүртенче кеше тарта. Никотин кан тамырларын тарайта, этанол бавырны тарката. Тәмәкедән тулысынча баш тарту үпкә яман шешен 50 процентка киметә. Вакцинация һәм гигиена белән дә дус булу ел саен инфекцияләрдән 2–3 млн үлемне булдырмый кала.

Йә, нәрсәдән башлыйбыз? Көненә тиешле күләмдә су эчү, ярты сәгать булса да урамда йөреп керү, һич булмаса баскычтан җәяү менү өчен теләктән башка берни кирәкми. Шуннан башлап карыйкмы? Аннары ни... Диспансеризациягә барырга иренеп яткан булсагыз, бу атна – менә дигән форсат!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре