Газетага язылу

Кала кешесе салада нәрсә эзли?

Яз җиттеме, күңел авылга тартыла, табигатькә омтыла. Мондый теләк гомерендә дә авылда яшәп карамаган шәһәр кешесендә дә туа. Бөтенләй чит-ят авылда йорт арендалап торучылар яки сатып алучылар артуына гаҗәпләнәсе юк. Кала кешесе салада нәрсә эзли? Авыл халкы замана күршесен ничек кабул итә?

Кала кешесе салада нәрсә эзли?

Тынычлык эзләп

Риэлтор Рәмзия Васина, авылга шәһәр халкы тынычлык эзләп кайта, дигән фикердә.

– Барысы да 2020 елдагы ковидтан соң башланды. Фатирларында бикләнеп утырган кала кешесе, ирек эзләп, авылдан йорт карарга тотынды. Шәһәрдәге бар уңайлыклары булган фатирын сатып, авылга күченүчеләр дә булды. Хәзер дә, авыл җирендә йорт табарга ярдәм итегез, дип килүчеләр бар. Без, үз чиратыбызда, аларга йорт сатып алыр алдыннан бер җәй авылда яки шәһәргә якын бистәләрдә йорт арендалап торырга тәкъдим итәбез. Кирәкме ул аларга? Кешегә уйланырга вакыт бирәбез, дисәк тә дөрес булыр. Кире уйлаучылар да юк түгел, – ди Рәмзия.

Аның сүзләренчә, быел Казанга якын булган бистәләрдән, бакчачылык ширкәтләреннән йорт арендаларга теләүчеләр саны арткан.

– Казанның Константиновка һәм Лаеш районының «Тургай» бистәсендә арендага бирелә торган йортлар калмады диярлек. Аренда аена 50–60 мең сумнан башлана. Әле су, газ, электр энергиясенә аерым түләргә кирәклеге турында да онытырга ярамый. Шәһәргә көн дә йөреп эшләүне, күп вакытларын юлга сарыф итүне бар кеше дә кабул итә алмый. Шуңа күрә йорт сатып алыргамы, юкмы дип икеләнүчеләр өчен вакытлыча яшәп карау кирәк, – ди риэлтор ханым.

Чит авыл

Әллә кая барасы юк, үзебезнең Казаннан 90 чакрым ераклыкта булган авылыбызга менә инде өченче ел җәй айларында яшәр өчен Айсылу һәм Данир Хәмидуллиннар гаиләсе кайта. Башта авыл халкы аларга шикләнеп караса, хәзер үз итеп «күршеләр» дип сөйләшә. Хәмидуллиннар исә бар яктан уңайлы шәһәр фатирын җәй көне авылдагы йортка алыштыруларын үзләренчә аңлата.

– Икебез дә читтән торып эшлибез. Шуңа күрә кайда яшәсәк тә, эшебездән аерылмыйбыз. Офиста утырып эшләүчеләр, авылда яшиселәре килсә дә, бар эшләрен ташлап кайтып китә алмый, әлбәттә. Бала чакта үзем дә каникулда гел әби-бабай янында авылда булдым. Шул рәхәтлекне балалар да татып карасын, дидек. Башта Казанга якын авылларны барладык. Берсендә йорты иске, икенчесендә бәясе бик кыйммәт булды. Ә бу авылны исә шәһәрдән ерак булганга, урман янында урнашканга сайладык. Ел саен март аенда ук йорт хуҗалары белән элемтәгә керәм. Быел бер айга 15 мең сум түли торган булабыз. Ут, газ һәм чүпкә түләүләр безнең өстә, – ди Айсылу.

Шәһәрдән кайтучы кунаклар күршеләргә дә файдага. Алар бар әйберне күршеләреннән сатып ала икән.

– Авыл тормышына бик кысылып йөрмибез. Кунак булсаң, тыйнак бул, дип яшибез. Үткән елда урамга таш юл салдыртуларын белгәч, акча тапшырдык. Өч ай гына торсак та, без дә шул юлдан йөрибез бит. Кибеттә «Зират коймасын алыштырырга акча җыябыз» дигән белдерүне күргәч, мәчеткә сәдака биреп чыктым. Бездән дә ярдәм булсын, дидем. Тыныч авыл тормышыннан соң көз көне шәһәр ыгы-зыгысына ияләшү авыр анысы. Ләкин ел әйләнәсе авылда яшәргә мин әле әзер түгел, – ди Айсылу.

Биектау районының Суыксу авылында җәйләрен үткәрүче Газизовлар гаиләсе авылга балалар хакына кайтып яшәргә булганнар.

– Өч балабыз бар. Җәен аларга авылда рәхәт булачак, дигән фикергә килдек тә вакытлыча яшәп карарга булдык. Июньдә кайтып китәбез, җәй ахырында киләбез. Казанга якын булганга ирем йөреп эшли. Авылдагы җәйне тынчу шәһәр тормышы белән чагыштырып булмый инде. Балаларны да авыл тормышына яраклаштырабыз, бакчада чүп тә утатам, су да сиптерәм. Хезмәт дәресләре шунда уза. Шулай үз көебезгә яшибез. Авыл тормышында катнашып йөрмибез, – ди Гөлназ.

Таләп итүчеләр

Яшел Үзән районының Зур Карагуҗа авылына да шәһәрдән кайтып торучылар арткан. Җирлек башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлова җәй айларына гына кайтып торучылар бик тыныч, бер авырлык тудырмыйлар, ди. Ә менә йорт сатып алганнар белән уртак тел табу җиңел түгел икән.

– Шәһәрдән кайтып йорт алалар да авыл кешесе шул ук минутта юл да салырга, суын да кертергә тиеш итеп кабул итәләр. Ләкин бар эшне дә шулай җайлы гына башкарып булсын иде ул. Авыл кешесе юлны гомере буе көтеп яши. Йорт алучыларның кайберләре елга 2–3 тапкыр күренәләр. Ләкин шикаятьләрен кая язып була – бөтен җиргә җибәрәләр. Соңгы ике елда йорт алып, авылга яшибез дип кайтучы 13 гаиләбез бар. Аларның бер өлеше шәһәр белән ике арада йөреп яши, икенчеләре җәйләрен генә авылда үткәрә, – ди Гөлчәчәк ханым.

Ярдәмләшеп яшибез

Балык Бистәсенең Троицкий Урай авылы җирлек башлыгы Рәшит Мөхәммәтҗанов исә йорт сатып алып, җәй көне генә авылларында яшәүчеләрдән бик канәгать булуын җиткерде.

– Йорт сатып алучыларны беренче эш итеп авылыбыздагы тәртип белән таныштырабыз. Әлегә конфликтлар туганы юк. Киресенчә, алар безгә бик ярдәм итеп яшиләр. Хафизовлар гаиләсен генә алыйк. Алар үз акчаларына авылда 300 метр юл салдырды. Гаилә башлыгы үзенә су керткәндә, күршедәге әбигә дә ярдәм итте. СВОда булганнарның гаиләләренә утын алырга шәһәрдән кайтып торучылар җыелышып акча бирделәр. Шуннан авылыбызның Чулман яр буендагы комлыкны да алар чисталыкта тота. Бу эшләрне алар барысы да үз теләкләре белән башкара, мәҗбүр итүче юк, – ди Рәшит Мөхәммәтҗанов.

Авыл йортларын сатучылар яки җәйгә арендага бирүчеләр белдерүләрен дә барладык. Балтач районының Зур Лызи авылында 1960 елгы агач йортны 2 миллион сумга саталар. Җәен өч ай яшәү 60 мең сумга төшә. Ә Яңа Чишмә районының Петропавловск бистәсендәге 50 кв. м йорт 750 мең сум тора. Җәен торырга уйласаң, һәр ай өчен 10 мең сум түләргә кирәк. Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында 45 кв. м йорт 1 миллион сум тора.

Фикер

Елена Бондаренко, «Татарстан җәмәгатьчелек фикере» фонды директоры урынбасары, социолог:

– Җәй айларында элек авылга пенсионерлар яки каникулдагы укытучылар гына кайтып яши алса, хәзер читтән торып эшләүчеләр өчен яшәү урынын ай саен үзгәртү мөмкинлеге бар. Авылда эшләү шәһәрнең бөркү офисына караганда күпкә нәтиҗәлерәк булып чыга. Шулай да җәй көне авылларда йорт арендалап торучыларның күпчелеге балалы гаиләләр. Алар шулай итеп балаларын саф һавада, тынычлыкта, авылда үскән җиләк-җимеш, яшелчә ашатып үстерергә омтыла. Балалар сәламәтлеге беренче урынга чыга. Барыбыз да күреп торабыз, соңгы вакытта яшьләр баланы төрле яклап үстерү, спорт түгәрәкләренә йөртү, дөрес тукландыруга аерым игътибар бирә. Алар экологик яктан чиста булмаган шәһәрдән чыгып качу ягын карый. Өч ай гына булса да балаларын авылларда яшәтергә тырыша. Җәй көне шәһәр халкы эсселектән, кеше күплектән интеккән бер мәлдә, авылда, киресенчә, тынлык, саф һава, беркая да ашыгырга кирәкми. Тормыш үз җае белән ага сыман. Зур калада яшәүчеләр өчен бу тормыш кыйммәтләрен аңлау, какшаган нерв системасын тынычландыру өчен дә кирәк. Яшьләрнең дөрес туклану белән мавыгуын да онытырга ярамый. Һәр әни баласына яңа сауган сөт эчертеп, түтәлдән яшелчә өзеп ашатып, болын-кырлардагы җиләкләр белән сыйлап һәм яланаяк йөртергә омтыла. Күпләр үзләренең бала чакларын, әби-бабайлары янында үткәргән вакытларын искә ала. «Минем улым, кызым да авылда яшәп карарга тиеш», – дигән максат куя.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре