Россия Хөкүмәте калдыкларны аерып җыю һәм эшкәртү буенча яңа кагыйдәләр бастырып чыгарган. Карар (сентябрь аенда үз көченә керә) нигезендә, чүпне вакытында чыгармаган өчен төбәк операторларына җаваплылык кертелә. Шулай ук аларны оператор статусыннан мәхрүм итү шартлары каралган.
«Икенчел ресурсларны җыю урыны» һәм калдыкларны эшкәртүгә китерү урыны – «фандомат» төшенчәләре билгеләнгән. Чүп контейнерларының төсенә бердәм таләпләр куелган. Шулай итеп, 2030 елга кадәр барлык төбәкләрдә калдыкларны аерып җыю өчен бер үк төстәге савытлар кулланылачак: пластик өчен – әфлисун төсендәгесе, пыяла өчен – яшел, ризык калдыклары өчен – коңгырт, аерылмаган калдыклар өчен – соры, охшаш калдыклар (әйтик, аккумулятор һәм компьютер җиһазлары калдыклары) өчен – зәңгәр төстәгесе. Аерып җыелган калдыкларны транспортка төягәндә бергә кушу тыелачак.
Ел азагына кадәр калдыклар белән эш итү өлкәсендә тагын 14 документ эшләнәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез