Калининградта бер урамга Чаллыда туган Россия Герое Сергей Чебнёв исемен бирәчәкләр

Калининград хакимияте шәһәр урамнарының берсенә Россия Герое Сергей Чебнёв исемен бирергә ниятли. Калининград өлкәсе губернаторы Алексей Беспрозванных шулай дип белдерде.

«Калининград гражданины, чын Кеше, Россия Герое Сергей Чебнёвка мәңгелек дан. Аның исемен күңелләребездә мәңгеләштерәчәкбез. Шәһәрдәге бер урамга аның исемен бирик. Җиңү безнең якта булачак!» - дип язган ул Telegram-каналында.

Кичә Балтыйк флоты Офицерлар йортында Сергей Чебнёв белән хушлаштылар. Хәрбине озатырга аның гаиләсе һәм дуслары, шулай ук Калининград өлкәсе губернаторы Алексей Беспрозванных, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм РФ Кораллы Көчләре вәкилләре килде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре