Кама Тамагы районында илкүләм проект буенча юллар яңартылды

Татарстанда «Казан – Ульяновск» автомобиль юлының Кама Тамагы участогын ремонтлау төгәлләнде. Биредә эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы.

Ремонт Кама Тамагы районы территориясендә 2 километрдан артык озынлыктагы участокны үз эченә алган. Эшчеләр тузган өслекне алып, тигезләп, юлның өске катламнарын салганнар, шулай ук юл кырыйларын ныгытканнар. Участокта юл билгеләре, юлдагы сызымнар һәм җәяүлеләр юлы яңартылган.

Бу юлда эшләр узган ел да үткәрелгән. Милли проект ярдәмендә, биредә 6,4 км озынлыктагы юл аралыгы ремонтланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре