Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин: Бөтенләй дә көтмәгән идем

Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллинның «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булуын белүгә, «ВТ» хәбәрчесе үзе белән элемтәгә чыкты.

- Дөрес хәбәрме бу? Бөтенләй дә көтмәгән идем. Минем иҗатымны, эшемне шулай бәяләгәннәре өчен мең рәхмәт! Бик тә сөендердегез, сүзсез калдым, - диде ул безгә. - Мондый дәрәҗәле исемгә лаек булгач, яраткан тамашачым алдында җаваплылык хисе тагын да артты. Һәм мин моңа гаять шатмын.

Искәртеп узыйк: Татарстан Президенты Указы нигезендә, театр сәнгатен үстерүгә өлеш кертүләре өчен Камал театры артисты Ришат Ринат улы Әхмәдуллинга «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» исеме бирелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Ришат Әхмәдуллин

Көн хәбәре