Камал театры артистының гаиләсенә зур кайгы килгән

Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал театры актрисасы Миләүшә Шәйхетдинованың гаиләсендә зур югалту. Аның әнисе Миңлегөл апа мәрхүм булган. Аны бүген җирләячәкләр.
Миләүшә Шәйхетдинова “ВТ”га биргән әңгәмәсендә әти-әнисе турында менә нәрсә сөйләгән иде.

“Театрдан кала, башка тормышны күргәнем дә юк. Әти белән әни икесе дә – театр кешеләре. Айлар буе дәвам иткән гастрольләре вакытында мине дә алалар иде. Реквизит тартмаларында йоклаулар, сәхнә артында яшәү, озын-озак юлларны мин, нишләптер, авыр итеп кабул итмәгәнмен. Ике яшемдә беренче тапкыр сәхнәгә чыктым. Анда асрамага алынган баланы уйнарга тиеш идем. Сәхнә артында үземнең чыгышымны көткәнемне һәм өлкәннәр сөйләшә башласа, тавышланмагыз, дип кисәтү ясаганымны хәтерлим. Мәктәпкә укырга кергәч, мине күршеләрдә калдыралар иде. Әти-әнинең мине иркәләргә вакыты булмады дисәң дә, ялган булмас».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре