Газетага язылу

Камал театрында Сәмрух кошы сыны барлыкка килде

Сәмрух кошы - төрки халыкларның яңарыш символы. Ул яңа дөнья барлыкка китерүче, борынгы зирәклек һәм югары илаһи гыйлем иясе.

Камал театры бинасында әнә шул сын урын алды. Ул югарыга күтәрелгән канатлар итеп эшләнгән, мозаикалар белән бизәлгән. Сынның авторы Италия рәссамы, монументалист Марко Бравура. Ул үзенең хезмәтендә буыннар бәйләнешен, яңалыкка, уңышларга омтылышны, гореф-гадәтләргә таянып яңару көчен чагылдыра. Сәмрух чынбарлыкның кабатланмас булуын да ишарәли. Камал театрында Сәмрух сынының ачылыш тантанасы узды. Чарага автор үзе дә килгән иде. “Без Көнчыгыш мәдәният белән ике арада күпер суздык. Чөнки  Сәмрух төрки халыкларның яңарыш символы санала. Мин берничә ел элек ни өчен мондый сын Россиядә юк дип уйлаган идем. Һәм менә бүген ул биредә урын алды”, – диде рәссам.

Сәмрухның авторы Марко Бравура сын янында

    Чарада катнашкан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова: “Сәмрухны Камал театрына куяргамы-юкмы дигән каршылыклы уйлар да булды. Җитәкчелеккә рәхмәт, без уртак тел таптык”, - дип белдерде. Камал театрының яңа бинасының һәр почмагы зәвык белән эшләнгән. Монда бернинди дә сыннар, артык әйберләр кирәкми кебек. Ләкин Сәмрух канатларына театр бинасында бик уңайлы урын табыла. Театр директоры Илгиз Зәйниев: “Сәмрух кошының канатлары бик матур гына кереп урнашты. Мин кичә тынлыкта калып аны басып карап та тордым. Хәтта инде ярата да башладым. Театрга килгән тамашачыларга бер өстәмә бүләк булыр”, – диде. 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре