Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, диләрме әле? 16 ел буе Камал театрында шофер һәм гараж мөдире булып эшләүче Марсель Корбангалиевка бу җәһәттән бәхет елмайган. Ерак сәфәрләрен сагынып сөйләрлек хатирәләре дә, артистларга бәйле кызыклары да җитәрлек аның. Без менә шуларны барладык, юл романтикасы турында сөйләштек.
Канга сеңгән
Төзелеш фирмасында «КАМАЗ» йөртүче булып эшләгән Марсель Корбангалиевны 16 ел элек Камал театрына нинди җилләр ташлаган, дисезме?
– Кризис елы иде ул. Эш юк, төзелеш туктаган. Шулар турында бер танышым белән сөйләшеп торганда, бу мине театрга чакырды. «Нинди театрга? Нишлим соң мин анда?» – дип аптырадым, билгеле. «Әллә кайларда йөргәнче, кил монда, хезмәт хакын вакытында түлиләр, коллектив яхшы. Эшләп кара әле», – ди. Икенче көнне килдем мин монда, Шамил абый (Закиров – Камал театрының ул чактагы директоры) янына алып керделәр. Ул, карап-карап торды да: «Энем, театрда хезмәт хакы бик кечкенә инде ул», – диде. Мин әйтәм, күп акча эзләп килмәдем, иң мөһиме – тотрыклы эш урыны булсын. Алсагыз эшлим, дим. Менә шулай калдым мин театрда, китәргә уйлаган да юк, – дип искә ала ул.
Шулай итеп, Корбангалиевларның нәсел эшен дәвам иттерә Марсель әфәнде. Бабасы гомере буе шофер булып эшләгән аның, сугышны да машинада үткән. Әтисе дә шушы юлдан киткән.
– Канга сеңгән, күрәсең, мин дә рульгә тартылдым. Хәзер менә улым да шушы юлны сайлады. Шофер булып туарга кирәк шул ул. Болай бер дә җиңел эш түгел, – ди ул.
Сары марҗалар
Башта бер генә машина өчен җаваплы булса, озак та үтми, гараж мөдире итеп билгеләнә Марсель Корбангалиев. Хәзер театрның бөтен тимер атлары һәм шоферлары өчен җаваплы кеше ул.
– Рульгә дә еш утырам. Мактануым түгел, ләкин юлга минем белән чыксалар, артистларның күңелләре тыныч икән. Һәрхәлдә, үзләре шулай ди. Мине гараж мөдире итеп билгеләгәндә дә автобусны ташламаска дигән шарт куелды. Ә мин шат кына! Юлны яратам мин. Өстәвенә юлдашларым – шулкадәр рәхәт, күңелле кешеләр. Алар белән озын чакрымнар да, арыганлык та сизелми, – ди әңгәмәдәшем.
Кызыклы хәлләр сәфәр саен була, ләкин аларның күпчелеген берәүгә дә сөйләргә ярамый, дип көлә ул.
– Элек ерак гастрольләргә дә күбрәк автобуста йөри идек. Олы артистлар – Равил абый Шәрәфиев, Ирек абый Баһманов, Хәлим абый Җәләлов гел алга утыра иде. Юлда сөйләшеп барасың бит инде. Берсендә Ирек абый Баһмановның: «Их, сары марҗалар артыннан чапкан чаклар бар иде...» – дип сөйләгәне хәтердә калган. Ә ул кеше котыртырга оста иде. Кайвакыт мин, аның котыртуына җавап итеп, сары чәчле туташ-ханымнарны күргән саен, «Ирек абый, теге сары марҗа синеке түгелме ул?» – дип үртәгән булам. Ул шуңа: «Чукынган малай», – дип, таягы белән башыма китереп суга иде, мәрхүм, – дип сөйләде Марсель әфәнде. – Гомумән, өлкән артистлар гел шулай кызык ясап йөрергә ярата. Алар күңелгә шулкадәр якын. Китүләре генә кызганыч...
Йорт
Театрда эшләү белән төзелеш оешмасында эшләү арасындагы аерманы шактый тиз тоеп алган ул. Мондагы коллективта бөтенләй башка дөнья кешеләре бит.
– Минем мондый коллектив күргәнем юк иде әле. Гомумән, кайчандыр сәхнәдән генә күргән артистлар белән болай якын булырбыз дип уйламаган идем мин. Юл йөрү бик берләштерә бит ул, – дип сөйли Марсель Корбангалиев. – Гастрольләрдә йөргәндә, башка театрда эшләүчеләр белән дә танышып, дуслашып калам. Әле бер елны Санкт-Петербургка гастрольгә барган җирдән бер гаилә белән танышып кайттым. Шәһәр эчендә светофорга туктаган идек, шунда яндагы машинадан берәү: «А вы что, из театра?» – ди. Баксаң, бу гаилә безнең театрны яхшы белә икән. Гастрольгә килүебезне ишеткәч, бер генә көн дә калдырмадылар – бөтен спектакльләрне карадылар. Алар белән әле дә аралашып торабыз. Андый хәлләр дә була.
Гастрольләрдә йөри-йөри, кайбер спектакльләрне ятлап бетерә язган Марсель әфәнде.
– Кемнең кайсы вакытта чыкканын, нәрсә әйтәсен белеп торам. Режиссер ярдәмчесенең: «Марсель мин иртәгә эшкә чыкмыйм, минем урынга син утырырсың, яме», – дигәне дә бар (көлә). Аннан соң, сәхнә артында ниләр майтарылганын белгәч, спектакльне башка күзлектән карый башлыйсың икән, – ди ул.
Аз гына күрешеп сөйләшкән арада гына да Марсель абыйның гади шофер образына бик туры килеп бетмәвенә игътибар иттем. Ул тимер атларының «сәламәтлеге» өчен генә борчылмый, һәр артист, һәр хезмәткәр, һәр спектакль өчен үлеп тора кебек.
– Камал театры – икенче йортым. Гомумән, театр чир икән ул. Хәзер инде башка җирдә эшли алмам да кебек. Театр җене артистларга гына түгел, сәхнә артында эшләүчеләргә дә кагыла.
Театр – спектакль кую гына түгел. Тамашачы аның башка ягын күрми дә. Ә бит театр – үзе бер организм, үзе бер дәүләт. Театрда кайнашканда да, гастрольгә чыгып киткәндә дә хезмәттәшләрдән дә якынрак кеше юк.
Марсель абый фикеренчә, барың да бергә бер эш башкарганны аңласаң, коллектив тату була. Ә күп вакытта нинди эш башкаруың түгел, кем белән эшләвең мөһимрәк тә...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез