“КамАЗ” хезмәткәрләре Беренче Майга багышланган совет плакатлары “күчермәләрен” эшләгән

“КамАЗ” хезмәткәрләре үзләренең фотосурәтләреннән 1 Майга совет чорының плакатлары “күчермәләрен” ясап, бәйрәм флешмобында катнаша. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза.

Предприятие хезмәткәрләре, пионер формасын киеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре һәм шарлар тотып, алсу транспарантлар янында фотога төшә. Фотосурәтләр плакатларга максималь дәрәҗәдә охшатып эшләнә.

“Плакатны кабатлап күрсәт!” акциясен компаниянең профсоюз комитеты тәкъдим иткән. Хезмәтләр компаниянең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркеменә урнаштырыла.
“Әлеге флешмоб – үткәндәгеләрне сагыну гына түгел, бәлки дәверләр арасындагы иҗади күпер дә. Һәр плакат кыйммәтләребезнең – хезмәт, бердәмлек һәм язгы яңарышның һәрвакытта да әһәмиятле булып торуын искә төшерсен!” – дип билгеләп үткән профсоюз комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Радик Габитов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре