– Бүген авыл хуҗалыгында нинди проблемалар бар, барысы турында да съездда сөйләшәчәкбез. Җир, терлек авырулары, җитештерү һәм бәяләр – бүген фермерларны борчый торган төп мәсьәләләр шушылар. Сөт хакы да, ашлык бәясе дә төште. Мондый шартларда ничек эшләргә? Фермерлар саны кими, дип еш әйтәбез, ләкин аларның җирләре һәм маллары үзләрендә кала, бары тик шәхси хуҗалык булып кына күчәләр. Чөнки фермерларга карата таләпләр катгыйлана, документ эше арта, ә кул белән тотып эшләргә вакытлары җитми. Бүген аларның ашлама, ягулык юнәтү белән авырлыклары юк. Кирәк икән, барысын да табабыз, булышабыз, иң мөһиме безгә комачауламасыннар гына, – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез