Бүген, кояш баю белән, Мөхәррам ае керә һәм һиҗри исәп буенча 1447нче ел башлана. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа ел башлану уңаеннан татарстанлыларны котлады.
"Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Һиҗри исәп буенча яңа 1447нче ел бар дөнья мөселманнары өчен истәлекле булачак, чөнки бу елда безнең сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ тууына 1500 ел тулачак. Бу бөек дата бар кешелек өчен Аллаһның Илчесе Мөхәммәд ﷺ юлы гына безне ике дөнья бәхетенә илтәчәге һәм ут газабыннан саклаячагы турында искәртү булырга тиеш. Аның сөннәте хәзерге заман белән шулкадәрле аваздаш һәм ул барлык авырлыклардан чыгу юлын күрсәтә! Пәйгамбәребезнең ﷺ зирәклегенә һәм аның мисалына иярү халыклар арасында милләтара һәм динара тынычлыкны, татулыкны ныгытыр иде, җәмгыятьтә социаль гаделлекне һәм үзара хөрмәтне арттырыр иде.
Мисал өчен, мөселман календаре Пәйгамбәребез ﷺ Һиҗрәтеннән башлана, һәм бу вакыйга үз эченә бик күп сабаклар ала. Беренче чиратта, ул төрле дин вәкилләре арасында тыныч мөнәсәбәтләр урнаштыру үрнәген күрсәтә – мөселманнар, Мәдинәгә килеп урнашкач, җирле яһүдләр һәм башка мөселман булмаган кавемнәр белән мәшһүр Мәдинә килешүен төзи. Анда, диненә карамастан, барлык халыклар да дус-тату яшәргә тиеш булган гадел мөнәсәбәтләр билгеләнгән. Икенчедән, Пәйгамбәребезне ﷺ һәм аның сәхабәләрен каршы алган дин кардәшләр тарихка үзләренең фидакарьлеге белән кереп кала. Алар үзләреннән ярдәм һәм булышлык күрсәтә һәм мәҗбүри күчеп килүче кардәшләрне ризык һәм урын-җир белән тәэмин итә. Һиҗрәттән мөселманнар алырга тиешле тагын бер мөһим дәрес – ул сабырлык. Пәйгамбәр ﷺ юлында булган беренче буыннарны искиткеч түземлек, сынаулар һәм авырлыклар алдында чыдам булу аерып торган.
Аллаһы Тәгалә безгә Һиҗри буенча яңа 1447нче елда адашмыйча, күңелебездә Аллаһның илчесе ﷺ нәсыйхәтләрен истә тотып, Аның үрнәгендә хакыйкый юлдан барырга насыйп итсә иде, һәр йортка иминлек ирешсен, Раббыбыз изге гамәл-ниятләребездән разый булып, илебезгә һәм җөмһүриятебезгә, шулай ук бар мөселман өммәтенә тынычлык һәм бәрәкәт бирсен", - диелгән мөфти котлавында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез