Камилә Гобәйдуллина чемпионатта беренче урынны алды

«Профессионаллар» чемпионатында мәктәп укучылары да үз осталыкларын сынады. Казанның 187 нче лицей укучысы Камилә Гобәйдуллина Оренбургта узган төбәкара чемпионатның мәктәпкәчә белем бирү компетенциясендә беренче урынны яулады. Анда илнең 27 төбәгеннән укучылар катнашкан.

Моңа кадәр Камилә дизайнер булырга хыялланган. Әмма тора-бара фикерен үзгәрткән. Хәзер аның балалар психологы буласы, аларга ярдәм итеп, файда китерәсе килә. Яраткан фәне –җәмгыять белеме, информатика.
– Әлеге чемпионат турында башлангыч мәктәптә укыганда ук ишеткән идем. 14 яшь тулгач, укытучым үземне сынап карарга тәкъдим итте. Ярышка әзерләнүгә зур игътибар бирдем. Педагогик көллияттә тренер, өйдә әни белән дә өйрәндем. Уку белән ярышка әзерләнүне чиратлаштыру авыррак булды, әлбәттә. Үзеңә ышанырга һәм бер нәрсәдән дә курыкмаска кирәк. Тырышсаң, җиңү көттермәячәк, –ди 8 нче сыйныф укучысы Камилә.

Кызыклы хәлләр дә булмый түгел. Ярыш нәтиҗәсен ничек көтүен искә төшерде ул. “ 3 сәгать буе көттек тә, йокыга киткәнбез”, –ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре