Камилә Вәлиев карьерасын тәмамлауга ачыклык керткән

Үсмерләр арасында дөнья чемпионы Камилә Вәлиева тренерлык эшчәнлеген алып баруга бәйле сорауга җавап биргән.

“Ниндидер шәкертләрем юк, чөнки карьерамны тәмамламыйм бит әле. Җитәрлек дәрәҗәдә тәҗрибә туплап, тиешле белем алгач, алары да булыр дип уйлыйм”, – дигән Вәлиева.
Шулай ук 19 яшьлек спортчы киләчәктә үзен тренер буларак күрүен, чөнки бу эшчәнлекнең күңеленә хуш килүен әйткән.

Исегезгә төшерәбез: 2021 елның декабрендә Камилә Вәлиеваның каныннан алынган допинг-проба уңай булып чыккан. Шуннан соң Халыкара олимпия комитеты спортчы кызны 4 елга ярышлардан читләштерде. Дисквалификация срогы быел 25 декабрьдә чыга.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре