Газетага язылу

Кан тамырларының ныклыгы өчен иртән каһвә урынына нәрсә эчәргә кирәклеген ачыклаганнар

Кытайда төрле эчемлекләр буенча уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре кара чәйнең йөрәк һәм кан тамырлары өчен иң файдалыларыннан берсе булып торуын күрсәткән.

Ләкин суның температурасына игътибар итәсе. Эндокринолог Зөһрә Павлова үзенең телеграм-каналында тикшеренү нәтиҗәләрен аңлатып үткән, дип яза “Российская Газета”. Табиб әйтүенчә, чәйдә файдалы полифеноллар күп.

Антиоксидант үзлегенә ия булган әлеге үсемлек кушылмалары кан тамырларының ныклыгын саклауга ярдәм итә. Алар шулай ук ялкынсынуны киметүгә, кан тамырларының эчке тышчасы халәтен яхшыртуга булыша. Ләкин кайнар түгел, бәлки бүлмә температурасындагы чәй эчү киңәш ителә. “Бераз суынганын көтегез. Авызны “яндыручы” кайнар эчемлек, киресенчә, кан тамырлары авырулары куркынычын якынча 16 процентка арттыра”. – дип ачыклык керткән табиб.

Зөһрә Павлова, галимнәргә ияреп, кара чәйнең (Кытайда кызыл чәй дип йөртелә) яшеленә караганда йөрәккә һәм кан тамырларына файдалырак булуын әйткән. “Моннан тыш тикшеренү нәтиҗәләре бик куе итеп пешерелгәненә караганда уртача куелыктагысының әйбәтрәк булуын күрсәткән, һәм бу чыннан да шулай”, – дигән белгеч.

Тикшеренү барышында көненә 6-8 чынаяк чәй эчүчеләрдә иң яхшы нәтиҗәләрнең күзәтелүе ачыкланган. “6-8 чынаяк кына да түгел әле. Чәй эчүдән тыш, тартуны ташлаучылар һәм күбрәк хәрәкәтләнүчеләрнең нәтиҗәләре әйбәтрәк булып чыккан”, – дип йомгак ясаган сүзенә табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре