Канатлы табыш: авылларда каз өмәләре башланды

Элек-электән беренче кар төшү белән, авылларда каз өмәләре башлана торган иде. Тик хәзер суытканны көтеп ятмаучылар да күп: казлар өлгерүгә, чистартып, эшкәртеп бетерәләр дә ларга тутырып куялар.

Канатлы табыш: авылларда каз өмәләре башланды
Татар информ

Сатар өчен күпләп асраучылар да елдан-ел арта, чөнки эре малга караганда, кошның файдасы күбрәк, диләр. Үзеңнән артканын сатып җибәргән очракта, кулга бераз булса да акчасы керә. Өмәләр ничек уза? Элекке гадәт буенча, күмәк эшләрне башкарырдай ярдәмчеләр бармы? Үстергәнне урнаштырып буламы? Без шул хакта белештек.

 

Табышлы шөгыль

 

Балтач районының Кариле авылында яшәүче Рәхилә һәм Фәрит Зәйнуллиннар быел 400 каз, 600 бройлер, 100 үрдәк һәм 37 күркә үстергән. Әйтү генә ансат. Күпме хезмәт, тырышлык киткәнне алар үзләре генә белә торгандыр. Санап бетергесез мәшәкате булса да, йөзләреннән елмаю китми, гамәлләреннән канәгатьлек бөркелеп тора аларның.

– Мин 30 ел кибеттә эшләдем, ахыргы елларда хезмәт хакы бөтенләй бетте: аена 5 мең сум түли башладылар. Ирем Фәрит пенсиядә иде, бераздан ул да эшеннән китте. Ә яшәргә кирәк. Башта сыерлар, таналар алдык, алар янына үгез, бозаулар өстәлде. Зур терлек янына 50 казны да алып кайтып куштык. Алар бик яхшы үсте, алучысы да табылды. Бик тиз сатылып беткәч, икенче елга 100 гә, аннан соң 150 гә тутырдык, соңгы ике елда 400 әр каз алып үстердек. Ә төп эшемнән өч ел элек үк туктадым, – ди Рәхилә апа.

 

Чыккан белән кергәнне дә исәпләп чыгарганнар. Тырыш гаилә әйтүе буенча, эре терлеккә караганда кош-корт асрау отышлырак.

– Үгезне ике ел тәрбиялисең, сатарга да авыр. Сата алмагач, арзан бәядән озатасың. Анысын үзебез өчен бер баш асрасак, шул җитә. Казның уртача бәясе 2500 сумга чыга, 500 сумга эч-башлары белән эч маен да сатсаң, бер каздан 3500 сум тирәсе табыш керә, – ди хуҗабикә.

 

Зәйнуллиннар казларның бер тәүлеклекләрен сатып ала. 3,5–4 кило булып үсә торган соры токымлы казларны аеруча яраталар икән. Бик эре булмаганлыктан, аларын газ мичендә пешерергә дә яхшы.

– Субсидия булсын өчен, бәбкәләрне инкубатордан алырга тырышабыз. Быел бер казга – 175, узган ел 200 сум ярдәм алган идек. Кечкенә вакытларыннан казларны да, чебиләрне дә сабый бала караган кебек бик нык тәрбияләргә кирәк. Ул вакытта йокы күргән юк инде. Казның матурлыгы ашатуга да бәйле. Безнең бакчалар бик зур. Кабак, кукуруз, чөгендер утырткан идек, барысын да казлар ашап бетерде. Дүрт айдан соң кукуруз белән борчакны бодайга кушып бирәбез. Кайбер елларны пешереп ашата торган идек, быел алай эшләмәдек. Катнаш азык биреп тормыйбыз, – ди Фәрит абый.

 

Рәхәт вакыт

 

Каз-үрдәк эшкәртү чоры мәшәкатьле булса да, иң рәхәт вакыт шушы, диләр. Каз өмәсен исә Зәйнуллиннар октябрь керүгә башлап җибәргән. Без килгән көнне дә барысы да каз чистартуда иде. Һәркемнең роле бүленгән: ир-атлар сулы казан тирәсендә кайнашса, хатын-кызлар каз чистарта, йорттагы өлкән каенана Фоадия апа белән яшь килен табын кора.

– Кош-кортлар өлгерә башлагач, ничек эшкәртеп бетерәсе булыр, дип уйлыйсың инде башта. Тик эшкә тотынгач, кереп китәсең дә бу мизгелләрдән тәм таба башлыйсың. Шуңа күрә өмә чорын, кош-корт чистартуны бик яратам. Шушылар бер дә бетмәсен иде, дим. Бройлер – 2–2,5, күркә – 5, каз 5 айда өлгерә. Узган ел 16 ноябрьдә эшкәртеп бетергән булганбыз. Әле ярый ярдәмче кызларым бар. Көн дә килә торган Гөлфинә – бик тырыш, ипле кеше. Казларга тотынганчы, бройлер, күркә, үрдәген чистартып урнаштырасы бар бит әле. Аларның барысын да сатып бетердек, чират торып алдылар. Яшьләр өмәгә йөрми, өйрәнергә теләми хәзер. Йонын йолкыйсы гына түгел, эчке эшләре дә күп бит. Сан артыннан да кумыйбыз. Көн саен өч кеше 4 сәгатьтә 12 каз чистартабыз. Шуннан артыкка китсә, эш авырлаша, казлар чиста да булмый, – ди Рәхилә апа.

Эшне аш итә белү дә бик мөһим. Зәйнуллиннар казларны каклыйлар да, тозлыйлар да, тәпиләреннән, бавырыннан тушенка ясыйлар. Мамыгын да әрәм итмиләр.

– Казның бернәрсәсе дә юкка чыкмый. Узган ел 10 мендәр ясадык та калган мамыкны Лаешка алып барып тапшырдык. Килосын 1800 сумнан. 82 мең сум акчасы чыкты. Быелгы бәяләрне белмибез әле, – ди Рәхилә апа.

Кош-корт чистарту буенча Гөлфинә Таҗетдинованы бик мактады тырыш гаилә. Ул ярдәмгә Сасна авылыннан ук килеп йөри икән.

– Кем чакыра, өмәгә шуңа йөрим. Үз авылыбызга да, Рәхиләләргә дә еш киләм, – ди ул. – Эшне рәттән алып барсаң, авырлыгы юк. Барысын да тәртип белән яхшылап чистартып барасың икән, кабат эшлисе булмый. Элек без мамыгын чистартыр өчен казларны үтүкли торган идек, тик алай җыйсыз. Иң яхшысы – кайнар суга тыгып чыгару. «Үрдәкнең бала йоны булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?» – дип еш сорыйлар. Төрле ырым-шырымнарын да әйткәлиләр. Минем төрлечә чистартып караганым бар, бернигә дә туры килми. Көненә 12–15 каз йолкыйбыз. Узган елларда 20 шәр дә була торган иде. Куллар арымый, без инде бу эшкә ияләнгән. Кешегә кеше йөри әле, читтән килеп чистартып китүчеләр юк.

 

Сораштыру

 

Ә сездә өмәләр ничек уза?

 

Рәсим Бәдретдинов (Азнакай районының Уразай авылы):

– Быел 1000 каз алып үстердек. Баш саннары күп булгач, өмәләп тормыйбыз. Бу кадәрлене чистартырга кешене каян табып бетерергә кирәк? Авылда эшкә яраклы кешесе дә калмады диярлек бит инде. Шуңа күрә үзебезнекеләрне Мөслим районына каз чалу цехына алып барып, эшләрен бетереп кайттык. Берсен 180 сумга эшкәртеп бирәләр. Бик азы гына калып бара. Мөслим якларында каз асраучылар күп булгач, чистартыр өчен дә бөтен шартлары уйланылган.

 

Гөлфия Заһидуллина (Киров өлкәсе Малмыж районының Үрнәк авылы):

– Авылыбызда кеше аз. Барысы да каз асрамый. Без бераз үскәнне алабыз гадәттә. Хәзер инде бик кечкенә бәбкә алучылар юк диярлек. Быел август башында 10 үрдәк, 10 каз сатып алган идек. Үрдәкләрен урнаштырдык инде, каз өмәләре башланмады әле. Аларын соңрак эшкәртәбез. Кошлар өлгереп җиткәнне, кар төшкәнне көтәбез. Алгач, үстергәч, матур итеп эшкәртәсе дә килә. Иртәрәк алучылар да бар, алар суеп тутырып куйдылар инде. Баш саннары күп булмагач, зурлап өмә уздырганыбыз юк. Бер-ике көндә үзем генә дә эшкәртеп бетергән чакларым бар. Хәер, чакырам, дисәң, кешесе дә юк инде. Өлкәннәр йөрми, яшьләр юк. Ләкин бик кирәк булганда, бер-ике кешене генә табарга була.

 

Рәмзия Әхмәтсафина (Арча районы Курса-Почмак авылы):

– Без быел 50 каз алып үстердек. Күп эшләрне ирем Нуретдин башкара. Мин – ярдәм итүче генә. Бездә өмәләр башланды инде. Беразын эшкәртеп куйдык, калганнарын урнаштырыр өчен кар төшеп, җир туңганны көтәбез. Элек тә каз өмәсен 7 ноябрьдә уздыра торган идек без. Балачакта әти-әниләр гел шушы көзге каникул вакытында башкара иде эшләрне. Ул вакытта табигать башка иде, кар төшкән, җирләр туңган була торган иде. Хәзер һава торышы башка бит. Хикмәт кешеләр үзгәрүдә түгел, табигать үзгәрешендә. Авылыбызда каз асраучылар шактый. Бер-беребезгә өмәгә йөрү гадәте бетмәде әле. Чакырсалар, үзем дә барам, миңа да килерләр иде, дип уйлыйм. Тик безнең туганнарыбыз күп булгач, барлык эшләрне дә бергәләп башкарабыз.

 

Алмаз Әмиров (Уфа шәһәре):

– Без үзебез инкубатордан чыгарып, 37 каз үстердек. Барысын да эшкәртеп бетердек инде. Бер килосын 750 сумнан саттык, күчтәнәчкә дә бирдек, калганнары үзебезгә. Шатлыклы ризыклар насыйп булсын!

 

Бәяләре

Казның килосы – 700 – 800 сум

Эч-башлары (канат, бүтәкә, муен, бавыр, тәпи, йөрәк, баш) – 400–500 сум

Эретелгән каз маеның 1 литры – 250–400 сум

Каклаган казның 1 килосы – 1500 сум

Үрдәкнең килосы – 650 сум

Күркә – 600 сум

 

Рәхилә Зәйнуллинадан каз чиста булсын өчен лайфхак:

– Казның эчендәге сүлләре, пычраклары чыгып бетсен, кабарып, шакмаклары зураеп матурлансын өчен, берничә минутка кайнап торган суга салырга киңәш итәм. Болай эшләсәң, сатып алган кешегә дә әйбәт: бик пөхтә була, сатарга да күңелле.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре