Удмуртиянең Балезино шәһәрендә 29 яшьлек хатын-кыз ике айлык игезәк балаларын кыйнаган өчен 6 еллык төрмә җәзасына хөкем ителгән. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.
Фаҗига быел февраль аенда булган. Юньсез ана берничә көн буе – 15-27 февраль чорында елап яткан балаларын рәхимсез төстә кыйнаган. Сабыйларның баш миенә зыян килгән, кабыргалары сынган.
Нәни малайны – авыр, кызчыкны – чиктән тыш авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Табибларның тырышлыгы белән балалар үлем тырнагыннан йолып калынган. Хәзер аларны башка гаилә тәрбиягә алган.
Суд кансыз анага 6 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза чарасы билгеләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез