– Халыкта ырым-шырымга ышану кайдан килгән? Бу күренеш пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында да булганмы?
– Ырым-шырымга, төрле хорафатларга ышану мәҗүсилектән килгән. Мондый күренешләр пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында да булган. Моңа бәйле бер кыйсса да бар. Мөхәммәт улы Ибраһим үлгән көнне кояш тотылу күзәтелгән. Моны күргән кешеләр: «Менә Ибраһим якты дөньядан киткәнгә күрә, кояш тотылды», – дип сөйләнеп йөри башлаганнар. Бу сүзләрне ишеткән рәсүлебез (с.г.в.): «Кояш һәм ай тотылу үлү һәм тууга бәйле түгел. Кояш тотылу кемнеңдер үлеменә киртә дә, сәбәп тә була алмый», – дигән. Кояш тотылуны начарга юрый торган кешеләр мондый күренеш вакытында Коръән укысын, Аллаһы Тәгаләдән яхшылык һәм иминлек сорасын. Күпләр, буш чиләк күтәргән кеше юлын киссә дә, сәфәрем уңмый, дип моңсулана. Кара мәче дә, буш чиләк тә юлның уңу-уңмавына сәбәп була алмый. Без ислам дине кануннарын үтәп яшәсәк иде. Аларга ышануның зур гөнаһ икәнен онытырга тиеш түгелбез.
– Кайбер ырым-шырымнар дингә каршы да килми бит. Әйтик, туганлык җепләрен ныгыткан кешенең гомере озын булыр, диләр.
– Тормыштагы вакыйгаларга бәйле ышануларның күбесе пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләреннән алынган. Туганлык җепләрен ныгыту турында хәдисләрдә еш әйтелә. Монысы ырым түгел.
– Быел кар аз булырга охшап тора, җәй коры килер ахры, дигән сүзләр ишетелә. Ә сынамышларга колак салу – рөхсәт гамәлме?
– Шәригатебездә «сынамыш» дигән әйбер юк. Кышның салкын, ә җәйнең җылы булуы – барысы да Аллаһы Тәгаләдән. Ул безгә кышын карны насыйп кыла икән, җәй көне үз вакыты белән яңгырын да бирә. Һәр нәрсәне Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Иң мөһиме: чын күңелдән, дога кылып соралсын иде ул. Барысы да – Аллаһы Тәгаләнең бүләге һәм нигъмәте. Сынамышларга ышанып, һәр күренештән ниндидер мәгънә эзләргә кирәкмәс. Аллаһы Тәгалә нәрсә бирсә, шуны күрербез.
– Яңа ел алдыннан астрологлар да үз фаразларын тәкъдим итә. Бу фаразларга ышанырга ярыймы? Нумерология, ягъни саннарга ышану да популяр хәзер.
– Нинди генә газета-журналны ачма, интернет сайтларына күз салма – барысында да яңа елга фаразлар бирелә. Интернет челтәрендә бу күренеш аеруча популяр. Иреңне кайтарам, киләчәгеңне сөйлим, тормыш картасын төзим, дип күрәзәче, астрологлар игълан бирә. Боларның барысына ышану – шәригатебездә тыелган гамәл. Күрәзәчелек итү, йолдызнамәләр язу кебек гамәлләр дә тыела. Йолдызларның юнәлешенә карап фаразлау, киләчәкне юрау, сихерчелеккә караган һәрнәрсә дә ислам дине буенча тыелган. Аларга ышанып, кеше Аллаһы Тәгаләнең биргән тәкъдирен үзгәртергә тели. Аллаһтан бирелгән гомерне ниндидер саннар һәм йолдызлар гына үзгәртә алмый, шуны онытмасак иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай дигән: «Кем дә кем күрәзәче, багучы янына килеп, нәрсә дә булса сораса, аның 40 көн намазы кабул булмас». Шул рәвешле кеше диннән ерагаерга мөмкин. Моны Аллаһка ширек кылу дип тә аңлатырга кирәк, ягъни Аллаһка тиңдәш кылу дигән сүз. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тагын бер хәдисендә: «Кем сихерчегә һәм багучыга барып, аларга ышана, шул имансызлык белдерә. Кем йолдызлар ярдәмендә күрәзәчелек белән шөгыльләнә, бу кеше сихер юлы белән белем алган була. Бу эшләрдә катнашкан саен, аларның гаебе арта гына барачак», – диелгән. «Әл-Маидә» сүрәсенең 90 нчы аятендә: «Әй, мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр, отыш уеннары, сыннарга гыйбадәт кылу – Аллаһтан башка мәхлукларга табыну, шулай ук ырымлану – багучылык эшләре хәрамдер, шайтан гамәленнән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен, бу нәҗес эшләрдән ерак торыгыз! Саклансагыз, шаять, котылырсыз». Багучы бәндәләр – шайтанның ялчылары. Аларга шайтан мәгълүмат китерә, багучылар шуның белән идарә итә. Аллаһ Раббыбыз мондый начар гамәлләрдән ераграк тотса иде.
– Ванга кебек алдан күрүчеләрнең әйтеп калдырганнарына ышанучылар шактый. «Вангага ышанырга ярамый, ә Коръәндә язылганнарның фаш килүенә ышаныргамы?» дигән сорау туарга мөмкин.
– Алда әйткәнемчә, Ванга һәм башка күрәзәчеләргә ышану шәригатебез тарафыннан катгый тыела. Бервакыт пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килгән һәм кулын артка куеп, нидер яшереп: «Кулымда нәрсә бар, әйтеп бирә аласыңмы?» – дип сораган. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мин багучы түгел һәм багучылык белән шөгыльләнмим, чөнки багучылар җәһәннәмдә яначаклар», – дигән. Әйткәнемчә, күрәзәчеләр – шайтан ярдәме белән эшләүчеләр. Алар мәгълүматны белә, чөнки җеннәр тиз хәрәкәт итә һәм барысын күреп, белеп тора. Берәр кеше күрәзәче янына килгәч тә, шайтаннар берничә мәгълүматны дөрес иттереп җиткерә, ә калган сүзләрне багучы үзе өстәп сөйли. Башта дөрес мәгълүмат алган кеше, дөрес сөйләде, дип ышанып, калган ялганны да тыңлап бетерә. Боларга ышану – зур гөнаһ. Мондый бәндәләрне Аллаһ Тәгалә гафу кылмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез