26 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юлының бәясе билгеле
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 14 ноябрендәге № 3184-р номерлы карары нигезендә, Түбән Кама һәм Яр Чаллы урап узу юллары «Автодор» дәүләт компаниясенең ышанычлы идарәсенә тапшырылды.
-
МӨҺИМ
2026 ел акча янчыгына нинди үзгәрешләр алып килә?
Киләсе елдан эшләүчеләрнең акчасы тагын да артачак. Кайбер пенсионерларга ел башыннан ук 10 мең сум чамасы акча өстәлеп киләчәк. Ә бала тәрбияләүче гаиләләр 2026 елда өр-яңа түләүгә өмет итә алачак. 2026 ел акча янчыгына нинди үзгәрешләр алып килә? Кесә хәлен барладык.
-
Яңалыклар
Кышкы каникулларны ничек файдалы уздырырга? Мәчетләр балалар ялын оештыра
Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Балаларны һәм өлкәннәрне сөендерәләр
Яңа ел якынлашкан көннәрдә авыл, районнарда бер төрле үзгә җанлылык башлана.
-
Яңалыклар
Татарстанда салютлар һәм башка пиротехника чаралары өчен 880 мәйданчык билгеләнде
Татарстанда махсус билгеләнгән 880 мәйданчыкта салют аттырырга мөмкин булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Тели белсәң – теләк, белмәсәң...
Яңа ел алдыннан куен дәфтәрегезгә яки ап-ак кәгазь битенә теләк-максатларыгызны язып куя торган гадәтегез бармы? Ә сез моны дөрес эшлисезме? Гомумән, теләк теләүнең нинди нечкәлекләре бар? Нинди сүзләр кулланырга ярый, ә ниндиләрдән «качарга» кирәк?
-
Яңалыклар
«MAX»та чат-бот торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү сроклары турында хәбәр итәчәк
MAX мессенджерындагы махсус чат-бот Россия халкына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү сроклары турында искә төшерәчәк. Бу хакта РИА Новости РФ Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Автомобиль җитештерүчеләр өчен утильләштерү җыемын түләү срокларын күчерү тәкъдим ителә
Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы автомобиль техникасын һәм прицеплар җитештерүчеләр өчен утильләштерү җыемын түләү вакытын кичектерүне күз алдында тоткан проект әзерләгән.
-
Яңалыклар
Көрәш буенча Татарстан чемпионаты киләсе елда Алабуга шәһәрендә узачак
Көрәш буенча Татарстан чемпионаты 15-17 гыйнвар көннәрендә Алабуга шәһәренең Җиңел атлетика манежында узачак. Бу хакта Татарстан көрәш федерациясенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Депутат Россия электрон почтасына күчәргә киңәш итте
Россия Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты башлыгының беренче урынбасары Антон Горелкин Россиядә яшәүчеләргә илнең үз почта сервисларына күчәргә киңәш итте. Бу хакта ул үзенең MAX мессенджерындагы каналында урнаштырган, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе МАХ мессенджерында рәсми канал ачты
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе МАХ мессенджерында рәсми канал булдырды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомство вәкилләре хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Кара мәче тормышыңны бозмас: ырым-шырымга һәм саннарга ни өчен ышанырга ярамый?
Карсыз декабрь – коры яз билгесе. Ә юлыңны кисеп чыккан кара мәче – бәлагә. «4» саны бәхетсезлеккә китерергә мөмкин, димәк, айның 4 нче көнендә өйдә утырырга туры киләчәк. Бу сүзләр кайдан барлыкка килә һәм аларга ислам дине нинди карашта? Ырым-шырымга һәм йолдызнамәләргә ни өчен ышанырга ярамый? Бу сорауларга җавапны «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов белән бергә эзләдек.
-
Яңалыклар
Синоптик атна ахырына нинди һава торышы көтелүен әйтте
Атна ахырына кадәр Татарстанда һава торышының җылынуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.