«AAOIFI вәкиллек үзәге рәсми рәвештә үз эшен башлый. Үзәк методологик һәм консультацион ярдәм күрсәтүне, AAOIFI стандартларын гамәлгә ашыруны, һөнәри диалогны үстерүне һәм партнерлык финансларының һөнәри алымнарын формалаштыруны тәэмин итүче төп халыкара эксперт мәйданчыгы булачак», – дип белдерде бу уңайдан Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
AAOIFI штаб-фатиры Бахрейн Корольлеге башкаласы Манамада урнашкан. Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит буенча оешманы Попечительлек советы рәисе шәех Ибраһим бән Хәлифә Әл-Хәлифә җитәкли. Ул Казанда узган түгәрәк өстәлдә катнашты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез