Газетага язылу

Сәламәтлек саклау министрлыгы тормыш өчен мөһим дарулар исемлеген яңартты

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тормыш өчен мөһим һәм иң кирәкле дарулар исемлеген яңартуы турында хәбәр итте. Исемлектән 20 препарат һәм аерым дару формалары төшереп калдырылган, 8 яңа препарат өстәлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы «РИА Новости»га сылтама белән.

Министрлык мәгълүматларына караганда, кайбер дарулар җитештерелми яки Россиягә китерелми башлау сәбәпле исемлектән төшереп калдырылган.

Исемлеккә авыр чирләрне дәвалау өчен дарулар өстәлгән. Алар арасында бета-талассемия һәм миелодиспластик синдром белән авыручылар өчен анемия терапиясе препаратлары, киң һәм күп даруга чыдам туберкулезлы пациентлар өчен дарулар, шулай ук яман шешнең кайбер төрләрен дәвалау өчен дарулар бар. Моннан тыш, химиотерапия алган өлкән пациентларда нейтропениянең дәвамлылыгын һәм ешлыгын киметергә ярдәм итүче дарулар да кертелгән.

Министрлыкта аңлатуларынча, тормыш өчен мөһим һәм иң кирәкле дарулар исемлеге гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең нигезе булып тора. Хәзерге вакытта исемлектә 800дән артык дару исеме бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре