Моңа кагылышлы карар ТР хокукый актлар сайтында басылып чыкты.
Документ автомобильне еллык тикшерү өчен түләүнең чикләрен билгели. Узган ел белән чагыштырганда, бәя якынча 10 процентка күтәрелгән. Хәзер җиңел автомобиль хуҗаларына — 1202 сум, мотоцикл йөртүчеләргә — 422 сум, ә йөк машиналары һәм кечкенә автобуслар хуҗаларына 2588 һәм 2058 сум түләргә туры киләчәк.
Карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез