«Үзәкне ачу тармак үсеше өчен мөһим нигез булдыра. AAOIFI – дистәләгән илдә кулланылучы һәм финанс базарында үтә күренмәлелек, тотрыклылык, ышанычлылык нигезе булып торган стандартларны барлыкка китерү буенча танылган лидер», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе фикеренчә, заманча эшлекле һәм интеллектуаль үзәк буларак, республика халыкара диалог, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек тәҗрибәсенә ия, ул вәкиллекләр эше өчен уңай шартлар тудырачак. «Үзәк экспертлар белән аралашу, белгечләр әзерләү, тикшеренүләр уздыру һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен яхшы мәйданчык булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул үзәкнең белгечләрне укыту, һөнәри бергәлек барлыкка китерү кебек кеше капиталын үстерүгә керткән өлешен аерым билгеләп үтте. «Үзәкне ачу икътисадый хезмәттәшлекне ныгытуда, инвестицион мөмкинлекләрне киңәйтүдә һәм БДБ киңлегендә тотрыклы финанс институтларны үстерүдә мөһим адым булачак», – диде Татарстан Рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез