Бердәмроссиялеләр анда узып баручы елдагы эшләренә йомгак ясады, шулай ук киләсе елга планнарын раслады.
Фәрит Мөхәммәтшин, партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп, агымдагы елдагы нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. «Партия оешмасының бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм гомуми эшкә тугрылыгы, «Бердәм Россия»нең Мәскәүдәге җитәкче органнары, республика Рәисе, Югары совет Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнехановның ярдәме, партия активының, җирле бүлекләр секретарьларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә планлаштырылганның һәммәсе дә гамәлгә ашырылды», – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук бердәмроссиялеләргә Татарстан карамагындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга. аларның гаиләләренә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. «Фракция әгъзалары меңнәрчә тонна гуманитар йөк җыеп, илнең яңа төбәкләренә җибәрде. Азык-төлек, дарулар, техника һәм кирәкле барлык әйберләрне җыйдык. Бу башлангычларга ярдәм иткән өчен районнарның партия оешмаларына рәхмәт», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елда тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның төп сәяси вакыйгага әйләнәчәген искә төшерде. «Татарстаннан депутатлар сайларга кирәк, – дип басым ясап әйтте ул. – Федераль парламентның түбәнге палатасында республикадан сайланган депутатлар санын һич югында киметмәү бурычын куябыз. Хәзер алар анда – 15әү. Шуның 14е – бердәмроссиялеләр. «Республикада яшәүчеләрнең сайлауга килүе кирәк. Булачак депутатларны тәкъдим итү һәм аларны хуплау өчен актив, намуслы кешеләргә таяначакбыз».
Дәүләт Советы Рәисе 2026 елга планнар турында сөйләп, урыннардагы эшне төп юнәлешләрнең берсе буларак атап үтте. Моннан тыш киләсе елда СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре әгъзаларына, яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итү мәсьәләсе игътибар үзәгендә калачак. «Халык «Бердәм Россия»гә ышана», – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Намуслы хезмәтебез белән бу ышанычны акларга тиеш».
Политсовет Президиумының йомгаклау утырышы кысасында партия билетлары, Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатларын тапшыру булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез