Казан ресторанында шеф-повар булып эшләүче Нияз Әхмәдуллин әйтүенчә, майонезлы салатларны суыткычта (+2...+6 градус) 1,5 тән 2–3 тәүлеккә кадәр тотарга була. Табынга куяр алдыннан гына соусын өстәсәң, яраклылык вакыты арта.
Торт, пирожный кебек тәм-томны – 72 сәгать, ит ризыкларын – 48, диңгез продуктларын күп дигәндә 12 сәгать суыткычта сакларга ярый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез