«Без AAOIFI ның беренче чит ил вәкиллеген нәкъ менә Россиядә ачуын югары бәялибез һәм бу безнең хезмәттәшлек турында теләсә нинди сүзләрдән дә яхшырак сөйли дип саныйбыз», – диде ул.
Эльвира Нәбиуллина фикеренчә, бөтен дөньяда партнерлык финансларына карата кызыксыну арта. «Асылда, AAOIFI стандартлары – ул Россия хәзер икътисади элемтәләрне актив үстерә торган күп кенә илләрнең инвесторлары белән бер телдә сөйләшү мөмкинлеге булып тора», – диде Россия Банкы Рәисе.
Аның сүзләренә караганда, вәкиллек булдыру AAOIFI белән дә, әлеге оешма әгъзалары белән дә турыдан-туры элемтә урнаштыру өчен зуррак мөмкинлекләр ача. «Ахыр чиктә бу инвестицияләр агымына, Россия икътисады файдасына партнерлык финанслары мөмкинлекләрен тормышка ашыруга ярдәм итәр дип өметләнәм. Моннан тыш, вакыт узу белән Казандагы үзәк AAOIFI ның Россия белән генә түгел, башка илләр белән дә тәҗрибә уртаклашу һәм үзара элемтә мәйданы булачак дип өметләнәм», – диде Эльвира Нәбиуллина.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез