Алтын унциясе бу атнада 4450 долларны узып китте. Чагыштырыгыз: үткән ел бу вакытта 2600 доллар тирәсе булган. Тагын бер кызыклы сан китерәбез: 2000 ел декабрендә алтын унциясе – 270 доллар. Платина бәясе 2100 долларлык чикне узды. Бер ел элек ул 900–950 доллар йөргән. Палладий 1800 долларлык биеклек яулаган. Үткән ел декабрендә аны 880 долларга алып булган. Бакыр кыйммәтләнә, тоннасы 12 000 долларга җитте, бу – тарихи рекордка якын. Мәсьәләгә башка күзлектән карап була: металлар кыйммәтләнми, кәгазь валюталар очсызлана. Брент сортлы нефть хәзер 60 доллардан аз гына югары. Бер ел элек 73,8 доллар булган. Россия
Кризис шартларында планетада киеренкелек учаклары арта. Трамп Венесуэланы ике айга блокадага алырга кушты. Нефть сата торган ил бикләнү шартларында да кара алтын бәясе үсмәү сәнәгатьнең тирән кризиста булуын раслый. Трампның эшләре шәп түгел. Тариф сугышы Америка файдасына булмады. Ил эчендә Эпштейн файлларына бәйле җәнҗал үсә. Трамп сайлау алды кампаниясендә үк ул файлларны игълан итәргә вәгъдә биргән иде. Әмма вәгъдәсен үтәргә ашыкмады, чөнки җепнең бер очы үзенә барып чыга. Басым астында файлларны ачык мәгълүмат кырына чыгарырга мәҗбүр булдылар. Куркыныч мәгълүматны яшереп, билгеле. Файллардагы текстлар һәм исемнәр бозылган, «каралтылган». Әмма кулланучылар аларның күчермәсен алып, төп нөсхәне торгыздылар. Маскировка бик зәгыйфь булып чыкты. Бу уңайдан АКШ матбугаты мондый сорау куя: махсус шулай эшләделәрме, әллә белгечләрнең компетентлыгы шулай түбәнме? Игълан ителгән мәгълүмат АКШ һәм дөнья илләре лидерларының муеннан нәҗескә батып беткән булуын күрсәтә. Трамп та чиста түгел.
Якын Көнчыгыштагы хәл кискенләшә. Югары дәрәҗәдәге Мисыр дипломаты Рәмзи Изз әд-Дин: «Израиль һәм Төркия сугыш чигендә», – дип белдерде. Израиль Кипрда – Төркиянең борын төбендә үз ракеталарын һәм һава һөҗүменә каршы тору чараларын урнаштыра. Көнбатыш разведкалары, төрекләр Сүриядә радиолокация системаларын урнаштырырга тырыша, дип хәбәр итә. Әгәр ул системалар урнаштырылса, Израильнең Сүрия күгендәге башбаштаклыгына чик куелачак. Израиль телевидениесе Төркияне 8 нче фронт дип атый башлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез