«Без әхлак, гаделлек һәм базарлар бүленеше принципларына нигезләнгән партнерлык финанслары глобаль экосистемасының бер өлешенә әвереләбез. Россия Финанс министрлыгы өчен партнерлык финансларын үстерү – стратегик максатларның берсе», – диелә анда.
Антон Силуанов фикеренчә, үзәкнең эше Россиянең иң яхшы дөньякүләм тәҗрибәләре белән илкүләм алымнарны үзара яраклаштыру өчен тагын бер этәргеч көч булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез