Газетага язылу

Яңа елга кадәр нинди эшләрне төгәлләп куярга кирәк?

Күп кенә илләрдә, Яңа ел ишек шакыганчы, билгеле бер эшләрне төгәлләп кую гадәткә кергән. Соңгы елларда бездә дә әлеге традициягә кушылучылар артканнан-арта. Шуларның иң мөһимнәрен искә төшереп үтәбез.

* Сафтан чыккан, искергән-тузган, сынган әйберләрдән яки киелмичә яткан кием-салымнан котылу. Аларны эшкәртүгә яки мохтаҗларга тапшырырга мөмкин. Искедән ваз кичеп, тормышыңа яңа энергия кертүгә әзер булуны аңлата бу.

* Тыныч күңел белән Яңа елга атлау өчен, бурычларны хәлдән килгәнчә 31 декабрьгә кадәр түләп бетерү.

* Үпкә-рәнҗешләрне онытып, шәхси тормышта да, эштә дә мөнәсәбәтләрне җайга салу. Яңа елны дуслашу-татуланышудан, кичерешү һәм изге ниятләрдән башлау хәерле.

* Машиналы кешеләргә, бәйрәмгә кадәр «корыч ат»ны юып, багы тулганчы, ягулык салып кую. Шулай икән, киләсе елда авария, ватылу очраклары кими.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре