Бүген – 28 ноябрьдә Россиядә “Кара җомга” уза. Хәер, зур кибетләр һәм маркетплейсларның күпчелеге акцияне инде әллә кайчан ук башлап җибәрде. Ташламалы бәяләрдән сату 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шул исәптән “киберпонедельник”ны да көтәбез. Монысы – интернет-кибетләрнең арзанлы бәядән товар тәкъдим итү көне. КФУ Идарә, икътисад һәм финанс институты белгече Руслан Шакиров университетның матбугат хезмәте хәбәрчесенә “Кара җомга”дан чын мәгънәсендә файда көтеп буламы-юкмы икәнен аңлаткан.
Хәзер “Кара җомга” – бер көнлек акция түгел, бәлки ай буена сузыла торган ташламалар сезоны. Яңа ел ташламалары белән дәвам итәчәк ул. Ләкин, КФУ белгече билгеләп үткәнчә, “Кара җомга” Россия һәм Америка кулланучысы өчен шул бер үк әйбер түгел.
“Безнең культурага кермәгән ул. Россиядә яшәүчеләр арасында күпчелегенең бу җомганы көтмәүләренә иманым камил. Америкада Рәхмәт әйтү көненә (День благодарения) багышланып, анда яшәүчеләр кибеткә ташлама рәвешендәге бүләк алырга бара. Шуңа күрә ташламалары да чын була. Гомумән, безнең илдә чын мәгънәсендә ташлама белән сатып алу ихтималы Төньяк Америкадагыга караганда күпкә ким”, – дигән ул.
Шул ук вакытта акцияләрнең еш булып торуы һәм аларның инде күптәннән башлануы “Кара җомга”ны гадәти бер көнгә әйләндерә. SuperJob тикшеренү үзәге мәгълүматларына караганда, Россия яшәүчеләрнең 13 проценты гына ташламаларга ышана, 67 проценты “Кара җомга”ны, алдашу, дип кенә саный.
Чыннан да, бездә кулланучылар бәяләрне акция алдыннан кинәт күтәреп, шуннан соң элеккеге хәленә кайтарып “киметүне” күреп-белеп тора.
Маркетолог, алданмас өчен, товарның элекке бәясен белсәгез генә ташламасына игътибар бирергә киңәш иткән. Отышлы тәкъдимнәрне кат-кат барларга, уйламыйча гына теге яки бу товарны алмаска тырышыгыз, дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез