Беркөнне базарга чыккан идем, чәчәкләр сатучы таныш укытучыны очраттым. Янәшәсендә бакчасында үстергән укроп, суган, кыяры да тора. Казан тирәсендәге авылларның берсеннән килгән ул. Мәктәптә математика укыткан ханым, мине күргәч, никтер уңайсызланды. Иртәнге якта тиз генә сатып, кеше-кара күрмәсен дип, кайту ягын карый икән. «Хәзер инде сәгатьләр саны аз. Кайчак репетиторлык белән дә шөгыльләнәм. Җай чыкканда, менә шулай бакча нигъмәтләрен дә саткалыйм. Яшәү кыйммәт бит», – диде ул.
Пенсия яшендәгеләр яшелчә, җиләк-җимеш сатып, әнә шул рәвешле ипи-тозлык акча эшләргә тырыша. Кеше күзенә чалынырга теләмәгәннәр исә ниндидер оешмага барып, идән юу, сакта торуны кулайрак күрә.
– Гомер буе бер урында инженер булып эшләдем. Өйдә утырып, төшенкелеккә бирелә башладым. Эшләр белешеп карадым, берәү дә алырга атлыгып тормады. Карт кеше кемгә кирәк? Шуннан соң иптәш хатын төзелеш кирәк-яраклары сата торган кибеткә сатучы булып эшкә урнаштырды. Башта бик үк кабул итеп бетермәделәр. Әмма үземдә көч табып, тырышып эшләдем. Тугыз ел шунда үтеп китте. Аннан җибәрәселәре дә килмәде әле. Хәзер инде өйдә ял итәм, – ди Казанда яшәүче 70 яшьлек Рәфидә апа Гайнанова.
Азнакайда яшәүче Алсу апа Габделхаковага 80 яшь. Заманасында төрле һөнәрләрдә үзен сынап караган ул. Ахыргы эш урыны – сәүдә өлкәсендә юрист-консультант. Эштән 60 ка җиткәндә генә туктаган булган. Биш ел оныклар тәрбияләргә булышкач, Чаллыда «Саф чишмә» өлкәннәр клубын оештырып, ун ел шунда хезмәт куйган. Өлкәннәр өчен рухи көч бирә торган, бераз акчасы да кереп торган эш кирәк дип саный ул.
– Бер урында гына тик тора торган кеше түгел мин. Пенсиядә булсам да, әле дә иҗтимагый эшләрдә катнашам. Кул эшләре белән шөгыльләнәм. Бер елны район Сабан туйлары батырларына уннан артык сөлге чиктек. Авылда йорт салдым. Менә шунда халыкның юридик белемнәрен арттыру өчен берәр үзәк ачасым килә. Гади халык законнарны белми бит, ә мин өйрәтер идем. Билгеле, бу эштә булышу өчен берәр иганәче кирәк, – ди Алсу апа. – Пенсиягә чыккач, бушлай эшләдем. Бераз түләсәләр, чыгымнар кимрәк булыр иде анысы. Пенсия күпкә җитми, билгеле. Акча тотарга ярата, тик аны саклый белми торган апа мин. Әле ярый балаларым булышып тора. Пенсионерларны ярты штатка гына эшкә алалар. Өлкәннәрнең бар куәткә эшләп йөрүен хупламыйм да. Көчләре күп әле дип, безнең балаларның пенсия яшен тагын да арттырып куюлары бар.
Укытучыларның да хәлләрен белештек. Мәктәпләрдә вазгыять ничегрәк икән?
– Хезмәттәшләремнең күбесе – «за выслугу лет» алган пенсионер укытучылар. Алардан башка булмый. Ә 65–70 тән узганнар эшләми. Кеше җитмәсә, пенсионерларны да аласың инде. Бер укытучы декрет ялына чыккач, өлкән укытучыны эшләтеп алган идек. Олы кешенең мәктәптә укытасы да килми. Ярдәм сораганга гына килә инде, – ди Аксубай районындагы Түбән Татар Майнасы мәктәбе директоры Рәфыйк Насыйров. – Авылда пенсионерлар арасында эшләүчеләр юк. Күбесе ял итәргә тырыша. Хәзерге халык үзен яратырга өйрәнде.
Татарстан сатып алуларны үстерү үзәге генераль директоры Нияз Газиев әйтүенчә, аларда эшкә алганда өлкәннәр яки яшьләр дип аерып карау гадәте юк.
– Безнең компаниядә иң өлкәненә – 46 яшь. Мин булам инде ул. Без бит гел үзгәреп тора торган законнар, кагыйдәләр буенча эшлибез. Монда кешенең мобиль, барлык шартларга да яраклашкан булуы мөһим. Белгечләрне махсус сайлап алмыйбыз. Эшкә килүчеләрнең күбесе – яшьләр. Бу безнең тармактагы башка оешмаларда да шулай. Уртача яшьләре – 50, – ди Нияз Газиев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез