«Карап торышка гел Метшин кебек, елмаймый гына»: мошенниклар атаклы мәктәп директорын алдый язган

Казанның “СОлНЦе” мәктәбе директоры, танылган педагог Павел Шмаковны мошенниклар алдарга маташкан. Алар ясалма фәһем ярдәмендә Казан мэры Илсур Метшин булып сөйләшкән. Укытучы ярты сәгать буе “мэр” белән аралашканнан соң гына үзен төп башына утыртырга җыенуларын аңлаган. Шмаков бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләп үткән, дип яза “KazanFirst”. 

– Башта “Казан хакимиятеннән” Лена дигән бер кыз шалтыратты. Миңа ул ярты сәгатьтән соң Илсур Рәис улы белән видеоконференция булачагын әйтте. Zoomны тоташтырдык. 25-30 минут чамасы ясалма фәһем сөйләштем дип уйлыйм. Карап торышка – гел мэр кебек, ләкин ниндидер чалымнары ят кебек. Елмаймый, сөйләшүе башкачарак. Элегрәк теге яки бу мәсьәләгә карата башкачарак фикердә иде. Сөйләшү ахырында – хакерлыкка, казначылык системасын “вату”га күчкәч кенә, янәсе. шәхси мәгълүматларымны урлау ихтималы туу сәбәпле, эчке эшләр министры Колокольцевның урынбасары белән кичекмәстән сөйләшеп алырга кирәк, дигән сүзләрне ишеткәч кенә сагаеп калдым. Сөйләшүдән соң мэрның кабул итү бүлмәсе номерын җыйдым. Анда миннән көлделәр генә, – дип язган Шмаков.

Аның әйтүенчә, күптән түгел генә ул Казан мэры белән сөйләштерүне сораган. Шуңа күрә шәһәр башлыгының шалтыратуына ышанган. Шулай гына сөйләшү язгандыр, күрәсең, дип шаярткан ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре