Август – карбыз һәм кавын сатып алу өчен иң шәп вакыт. Арада иң сусылын, иң өлгергәнен, димәк, иң тәмлесен сайлап алу серләрен искә төшереп үтәбез.
Карбыз
Табына карап
Җирдә яткан ягында саргылт яки әфлисун төсендәге табы була. Җетерәк төстәге таплысы әйбәтрәк. Шулай да бер кырые тулысынча тап белән капланганын алмагыз. Җиләкнең (карбыз – җиләкнең бер төре) җирдә озак ятканын күрсәтә бу. Димәк, артык өлгергән: суланып балсызланган яки әче тәм кергән.
Табындагы эзләренә карап
Карбыз табында алмадагы ботак эзләрен хәтерләткән коңгырт яки аксыл төстәге буразналарга игътибар итегез. Әлеге эзләр никадәр күбрәк һәм караңгырак төстә булса, җиләкне бал кортлары һәм башка бөҗәкләр шуның кадәр әйбәтрәк серкәләндергән, дигән сүз. Мондый карбыз гадәттә шикәрләнеп, кетердәп тора һәм искиткеч тәмле була.
Тулышып өлгергәнендә буй-буй сызыклары бик җете һәм контраст төстә була.
Зурлыгына карап
Уртача яки зуррак үлчәмдәгесен алу әйбәтрәк. Шулай да авырлыгы 10–12 килодан артмасын. Кечкенәсе өлгереп җитмәгән яки күләгәдә өлгергән булырга мөмкин. Мондый карбызның тәме дә әллә ни түгел, туклыклы матдәләре дә аз.
Тавышын тыңлап
Карбыз чама белән 80 процентка судан тора. Бармак белән шакылдатканда чыккан тавыш никадәр яңгыравыклы булса, шуның кадәр өлгергәнрәк. Ә иңде саңгырау тавыш йомшагының бик үк сусыл түгеллеген аңлата.
Кавын
Кабыгына карап
Бернинди тапсыз, саргылт яки әфлисун төсендәрәк булырга тиеш. «Торпеда»га күзегез төшсә, яшелен яки җете сарысын алмаска тырышыгыз. Яшеле – җимешнең өлгермәгәнен, ә тегесе – нитратлары бик күп булуны аңлата. Тәмле кавынның кабыгында саргылт яки әфлисун төсендәге «сеңер»ләре күренеп тора. Моннан тыш «торпеда»ның кабыгын тырнак белән кырып карарга мөмкин: өлгергәне тырнак тигәнче үк куба башлый.
Зурлыгына карап
Кавынның да, карбыз кебек, уртача зурлыктагысын сайлап алырга кирәк. Өлгергәне 3,5–5 кило чамасы тарта. Кечкенәсе гадәттә өлгермәгән, димәк, тәмсез һәм әчкелт була. Ә инде бик эресенең үсеш стимуляторлары кулланып үстерелгән булуы ихтимал.
Иснәп
Әйбәт кавынның исе тирә-якка таралып тора. Исе үләннекенә охшаса яки бөтенләй иссез булса, алмаска кирәк.
«Койрыгы»на карап
Кипшергән, әмма кибеп җитмәгән булсын. Кавынның тулышып өлгергәч кенә җыеп алынуын аңлата.
Тавышын тыңлап
Кабыгын бармак белән шакылдатканда, саңгырау тавыш чыгу, эре булса да, өлгермәвен күрсәтә. Димәк, аның эче буш.
Кибетләрдәге кавынның күбесе өлгермәгәнгә охшап тора. Җыйгач кына өлгереп җитә ул. Үсемлек яки җимешне үстерә торган газ – этилен өлгертә аны. Этиленны, кавыннан тыш, помидор, алма, банан, абрикос кебек күп кенә башка җиләк-җимеш һәм яшелчә бүлеп чыгара. Кавынны озак сакларга ниятләсәгез, өлгереп җитмәгәнен алу әйбәтрәк булыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез