Карлсон бер ел эчендә икенче тапкыр Мәскәүгә килеп, бу юлы Сергей Лавров белән аралашкан.
Америка журналисты Такер Карлсонның Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән әңгәмәсе 6 декабрьгә каршы төндә басылып чыгачак. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Беренче каналның туры эфиры аша белдергән.
– Әлеге интервью бүгеннән иртәгәгә каршы төндә басылып чыгачак, – дигән Захарова.
Моңа кадәр ул әңгәмәнең бик кызыклы килеп чыгуын, Россия белән АКШ арасындагы бүгенге мөнәсәбәтләргә, шулай ук Украинага бәйле мәсьәләләрне, башка темаларны үз эченә алуын басым ясап әйткән.
Исегезгә төшерәбез: АКШның танылган журналисты башкалага февраль аенда Россия Президенты Владимир Путиннан интервью алырга килгән иде инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез