Республикада 200 ләп авылга су басу, зур һәм кечкенә елгалар ярларыннан ташу куркынычы яный. Быелгы яздан нәрсә көтәргә? Язгы ташу кайчан башланачак? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Сагаеп көтү
Быелгы кышның кары истә калырлык булды: шәһәр бала-чагасы ишегалдында «тау патшасы»н уйнап рәхәтләнде, авылда күршегә койма аша гына атлап керерлек булды, мәктәп укучылары укый алмады, республиканың төрле районнарында кар авырлыгыннан түбәләр җимерелү очраклары теркәлде. Кулдан көрәк төшмәгәндә: «Бу кар туктыймы-юкмы?» – дип аптырашсак, хәзер: «Кайчан эреп бетәр икән?» – дигән уй тынгы бирми. Яз ел саен кабатланса да, ел саен беренче тапкыр килгән кебек ул.
– Быелгы язгы ташу борчу уята. Кыш көне яуган кар күләме климатик нормадан артып китү сәбәпле, ул көчле булырга мөмкин, – диде Министрлар Кабинетында узган утырышта Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. – Узган еллардагы язгы ташулар вакытында гидротехник корылмаларның торышы канәгатьләндерерлек булмау, елгаларны чистарту һәм ярларын ныгытуга бәйле кыенлыклар булу ачыкланды.
Язгы ташу көтелгәннән көчлерәк килгән очракта, Татарстанда яшәүче 13,4 меңнән артык кеше табигать бәласеннән зыян күрергә мөмкин. 39 райондагы 218 торак пунктка су басу куркынычы яный. Тагын 9 социаль объект, 55 юл кишәрлеге һәм 28 күпер су астында калырга мөмкин. Вице-премьер республика күләмендә язгы ташуга бәйле вазгыятьне контрольдә тотарга кушты.
Язгы ташуны Тукай районының Олы Шилнә авылында да көтәләр.
– 2024 елда кар күп яуган елны көннәр кискен җылытып җибәрү сәбәпле, Шилнә елгасы ярларыннан ташып, Олы Шилнәдәге 10–12 йортны су басты. Өйләргә кадәр су керде, – ди Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Адель Даутов. – Без 2019–2020 елларда ук Шилнә елгасында контроль (күзәтчелек) чараларына бәйле проект әзерләп, аны Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына тапшырдык. Әлеге проект буенча елганың кискен борылышларын турайту һәм яр буенда үскән агачларны чистарту каралган. Чөнки суга якын булгач, агачлар череп елгага ава. Шуңа күрә су күтәрелә башлый. Кискен борылышларда да яз көне су тыгыла һәм ярларыннан ташый. Әлегә кадәр проект эшкә алынмаган. Шилнәнең кайбер ураннарында елганы турайтып, агачлардан чистартып җибәрсәк, Олы Шилнәдәге йортлар су басу куркынычыннан котылыр иде. Без хәлдән килгәнне эшләдек, калганына вәкаләтләребез дә, матди мөмкинлегебез дә юк. Авыл җирлеге бюджеты хисабына гына башкарып чыга торган эш түгел бу. Яңа министрга кабат мөрәҗәгать итеп тә карадык. Анда безнең хат бар. Быел проектны эшкә алсалар, киләсе елда язны тыныч кына көтәр идек. Быел ташуга бәйле борчу бар. Барысы да әйбәт булачак дигән өмет тә юк түгел. Бәлки, яз тыныч кына килер әле.
«Уҗымнар юештә ята»
Кар иң күп яуган районнар да билгеле. Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров әйтүенчә, Яшел Үзән, Арча, Питрәч, Балтач һәм Казанда кар күләме нормадан 233 процентка күбрәк. Кар катламының биеклеге – 70 сантиметр. «15 мартка алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда кардагы су запасы нормадан 161 процент тәшкил итә. Сүз уңаеннан, соңгы елларда иң карлы кыш булып саналган 2024 елда әлеге күрсәткеч 159 процент тәшкил итте», – диде ул.
Сергей Захаров сүзләренә караганда, республикада язгы ташу апрельнең беренче ункөнлегендә башланачак.
– Куйбышев сусаклагычы боздан 20–25 апрель тирәсендә ачылып бетәчәк дип фаразлана. Бу нормага туры килә. Күпьеллык күзәтүләргә караганда, быел республикада су агымы 20–80 сантиметрга кадәр югарырак булырга мөмкин, – диде ул.
Язгы сулар быел ни өчен тулып ташырга мөмкин икәнен дә аңлатты Сергей Захаров. «Туфракта дым күп, әлеге күрсәткеч 99 процент тәшкил итә. Ә туң катламы әллә ни тирән түгел – 12 проценттан 43 процентка кадәр. Сулыкларда боз катламы да калын түгел, димәк, боз киткәндә тоткарлыклар булу ихтималы аз», – диде җитәкче.
Быелгы кыш тагын бер бәла-каза алып килергә мөмкин: кырларда кар күп булу сәбәпле уҗымнарга куркыныч яный. Сергей Захаров әйтүенчә, кар катламы калын һәм тыгыз, шуңа күрә уҗымнар тончыгырга мөмкин. Лаешта шундый күренеш теркәлгән инде. Чиратта Кайбыч, Буа һәм Тәтеш булырга мөмкин, дип тә кисәттеләр утырышта.
Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлегендә игенчелек буенча киңәшче Инсаф Гыйматдинов әйтүенчә, әлегә вазгыять тотрыклы.
– Бөтен республика буенча хәлләр охшаш, быел кар күп яуды. Кырларда да күп ул. Эрегән сулар әнә шул кар катламы астында ята. Җиргә сеңми. Чөнки быел туфракта туң юк, ә дым күп. Көздән дә яңгырлар күп яуды бит. Нәтиҗәдә уҗымнарга суларга һава юк. Алга таба барысы да һава торышыннан гына торачак. Төнлә һава температурасы минус тамгасы күрсәтсә дә, кар катламы калын булган җирләрдә барыбер суынырга өлгерми ул. Кырларны даими контрольдә тотабыз. Әлегә барысы да әйбәт. Уҗымнар яхшы хәлдә. Тик табигатькә берничек тә тәэсир итә алмыйбыз, – ди белгеч.
Юлга чыкмасын
Быелгы язгы ташуга әзерлек эшләренә 513 миллион сумга якын акча тотканнар. «Шул исәптән 30 гидротехник корылма төзекләндерелде, 2 урында елга ярларын ныгыту эшләре үткәрелде, 11 меңнән артык суүткәргеч торба урнаштырылды һәм яңалары төзекләндерелде», – дип сөйләде Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко.
Аның әйтүенчә, республикада «Язгы ташу» оператив планы әзерләнгән. Яз без көткәннән куркынычрак булып килсә, табигать бәла-казасына каршы көрәшкә 19 меңнән артык кеше, 4 меңнән артык техника, 100 дән артык судно чыгачак. Вазгыятьне күктән күзәтү өчен ике очкыч һәм бер пилотсыз очу аппараты да әзерләп куйганнар. Боларны күрергә генә язмасын. «Республиканың 20 районындагы сулыкларда боз тыгылырга мөмкин булган 46 урын бар. Биредә бозны кисү һәм каралту эшләре үткәрелә», – диде министр урынбасары. Ул ашыгырга кирәклеген дә искәртте.
Карлы кыш юлчыларның да төн йокысын качырган.
– Бүген федераль дәрәҗәдәге автомобиль юлларындагы 168 күпер язгы ташуга әзер. Барлыгы 1076 суүткәргеч торбаның 660 ы кардан чистартылган. «Главтатдортранс» карамагындагы 1087 күпернең 97 проценты язгы ташуга әзер. Суүткәргеч торбаларның 67 проценты чистартылган, – диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.
Аның әйтүенчә, республикада ташу булган очракта юлларны юып китәргә мөмкин булган 115 буа исәптә тора. «Районнарга аларны даими контрольдә тотарга һәм ташу чорында буаларда су күтәрелгән очракта аны үз вакытында җибәрүне тәэмин итәргә кирәк», – дип тә искәртте Ранис Фәйзуллин.
Яз хәбәрчеләре
Хәтерләсәгез, 2024 елгы ташу чорында Минзәлә районының Җәмәк авылында су эченнән «аккошлар булып йөзеп баручы» апалар төшерелгән видео бөтен социаль челтәрләрдә таралды. Баштанаяк юешләнсәләр дә, суны ерып баручылар «кыйгак-кыйгак» дип өстәп тә куя. Быел ничек яшәп яталар? Авылда яшәүчеләрнең хәлен белештек.
– Җирдә туң юк, кар катламы калын күренә. Әмма асты йомшак, аяк бата. Шуңа күрә су күп булмас әле бәлки. Әлегә күперләр чиста, су боз өстенә чыкмады. Басуда да тыныч. Язгы ташуга мөмкин кадәр әзерләндек. Җәмәк авылындагы барлык торбаларны чистарттык. Тик шунысы бар: хәзер су агымга каршы күтәрелеп килә. Җәмәктән соң күрше җирлектәге Нараткичү авылына кадәр алты чакрым тирәсе бардыр. Язгы су әнә шуннан күтәрелеп, кирегә таба килә безгә. Ә аны берни дә эшләтеп булмый. Моңа кадәр булган көчле ташу вакытында ишегалларына су керде. Бер урамның бәрәңге базлары зыян күрде: идән өстенә үк чыкмаса да, базлары җимерелде. Быел әлегә тыныч, көтәбез, – ди Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин.
Ул арада яз хәбәрчеләре – кара каргалар кайтты. Беренче кошларны республикада узган атнада ук күргәннәр. «Хәзер кара каргалар үз «биләмә»ләрен күзәтү белән мәшгуль, – ди орнитолог Альбина Зарипова. – Чөнки алар ел да бер үк җиргә киләләр, төркем-төркем булып оялыйлар. «Разведка» уңышлы тәмамлангач, ояларын яңарту эшенә керешәчәкләр. Халыкта кара каргалар борчылса, җиргә төшәргә ашыкмаса – көннәр суытачак дигән сынамыш та бар. Кара каргалар иң беренче булып кайта торган кошлар бит, алар кар эри башлаганчы ук күренергә дә мөмкиннәр. Тик каргалар кайтты да суыклар бетте, дип уйлаучылар ялгыша. Кошлар оя кора башлагач кына чын яз җитәчәк».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез