Газетага язылу

Картлыкны чигендерә: табиб организмдагы файдалы майны ничек арттырырга икәнен аңлаткан

Көрән май турында ишеткәнегез бармы икән? Май тукымасының аерым бер төре бу.

Артык авырлыкка, шикәр чиренә каршы көрәшергә ярдәм итә, дип сөйләгән табиб Вячеслав Артищев “МК.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Табиб организмда “зарарлы” ак май күләмен арттырмыйча гына, ничек итеп көрәнен күбрәк “утыртырга” икәнен аңлаткан.

Белгеч сүзләренә караганда, чыннан да, көрән майны арттыру ысуллары бар. Беренчесе, даими рәвештә җиңелчә генә суык йогынтысын тою. Мәсәлән, салкында йөрү, салкынча су белән юыну. Шулай ук физик күнегүләр дә моңа ярдәм итә. Туклануга килгәндә, әче борыч һәм каһвә файдалы майны арттырырга ярдәм итә икән.  Табиб көрән майның матдәләр алмашына һәм гәүдә авырлыгын тәртиптә тотуга ярдәм итүен басым ясап әйткән.

“Организмда мондый майның күбрәк булуы өчен артык җылы киенмәскә, гәүдәгә җиңелчә генә салкынчалыкны тою мөмкинлеге бирергә, спорт белән даими шөгыльләнергә, туйганчы йокларга кирәк”,  – дип йомгак ясаган сүзенә Артищев. Белгеч искәртеп үткәнчә, көрән май микъдары яңа туган балада зурлардагыга караганда күбрәк. Көрән майның аларны салкын тимәүдән саклавына бәйле бу. Мондый май, тәнне җылыту өчен, калорияләрне яндыра, дигән табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре