Газетага язылу

Кавалер 100 яшьлек юбилейга әзерләнә

Унҗиде яшендә фронтка киткән ветеран бүген унҗиденче китабын яза.

Кавалер 100 яшьлек юбилейга әзерләнә

99 яшен тутырып, истәлекләрен яза-яза, 100 еллык юбилеена әзерләнеп яткан Александр Маловның хәлләрен Бөтендөнья татар конгрессының Төбәкчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Альберт Борһанов белән әлеге хәрәкәтнең активистлары белешеп кайтты. Алар төбәкчеләрнең бу елгы эшчәнлегенә йомгак ясап, фикер алышып, киләсе елга дөнья күрәсе китапның кулъязмасы белән дә таныштылар.

 

Александр Маловны Татарстан журналистлары даирәсендә белмәгән кеше юктыр дип уйлыйм. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, алты зур хәрби операциядә катнашкан, шул исәптән Көнбатыш Украинаны, Берлин, Прага шәһәрләрен азат иткән. СССР һәм Татарстан журналистлары берлеге әгъәзасы, фәнни хезмәткәр. Әдәби әсәрләрдән тыш, нефть чыгару проблемаларына, тарихка, этнографиягә кагылышлы хезмәтләре бар. Советлар Союзы Геройлары турында да күп язган.

 

Александр Малов 1926 елның 2 октябрендә Кайбыч районында керәшен татарларының крестьян гаиләсендә туган. Танкист курсларында өйрәнүләр үткәннән соң, 17 яшендә  фронтка киткән. Берлинга кадәр барып җиткән. Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә хезмәтен дәвам иткән. Туган ягына әйләнеп кайткач, колхозда эшләгән, әмма юллар аны журналист булырга әйдәгән.

 

Инде пенсиягә чыккач, ул Бөек Ватан сугышында үзе булган урыннарны барлап, әлеге вакыйгалар турында берничә китап яза. Соңгы көннәрдә исә төбәк тарихы белән шөгыльләнә, Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында үткәрелгән татар төбәкчеләре конференцияләрендә катнаша. Быел Татарстан журналистлар берлеге үткәргән «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңү яулады. Аңа төп приз – җиңел машина тапшырдылар.

 

Ветеран еш кына укучылар һәм студентлар, төбәкчеләр, Кораллы Көчләр ветераннары белән очраша. Дуслары, коллегалары, галимнәр, ветераннар, яшьләр аның үзе янына да бик теләп киләләр. Альберт Борһанов Татарстанның Ветераннар советы исеменнән Александр Маловка “Җиңүнең 80 еллыгы” истәлек медален һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышлап Дәүләт Советында үткәрелгән конференциянең оештыру комитеты исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды. Алар киләсе елда Габдулла Тукай елы, Муса Җәлил юбилее уңаеннан үткәрелгән чаралар белән беррәттән Дан Ордены кавалеры һәм башка бик күп бүләкләр иясе Александр Маловның 100 еллыгына багышланганнары да күп булыр дигән фикердә калдылар.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре