Казанда бик зур аутлет-үзәк – аэропорт тирәсендә (6 минутлык юл) 20 гектар мәйданда сәүдә шәһәрчеген булдыру күздә тотыла. Аутлет-үзәк (брендлы әйберләрне зур ташламалар белән сату урыны) 120гә якын кибет һәм ресторанны берләштерәчәк. Төзелешне өч этапта башкару планлаштырыла. Беренче этабын 2027 елның IV кварталында файдалануга тапшыру карала. Проектта 1 200–2 300 машинага исәпләнгән парковка, балалар мәйданчыклары, төрле җәмәгать туклануы урыннары булдыру күздә тотылган, дип яза “КП-Казань”.
Сәүдә үзәкләреннән аермалы буларак, аутлет-үзәкләр халыкның күп йөрүенә түгел, бәлки кыйммәтле товар сатып табыш алуга исәп тота. Белгечләр фикеренчә, проект бәяле яхшы товарны ташламалы бәядән сатып алырга яратучы яшьрәк кешеләрне (30-50 яшьлекләр), шулай ук туристлар һәм транзит пассажирларны нык җәлеп итәргә мөмкин.
Россиядә әле нибары 9 аутлет (Мәскәүдә –5, Петербургта – 2 һәм Екатеринбургта – 1) эшләп килә икән. Казанныкы Идел буе төбәгендә тәүгесенә әйләнәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез