Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан аэропортында «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумында катнашырга килгән Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинны каршы алды. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Форумда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында җиңүчеләрне игълан итү планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез